Заман сулышы

2 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 2 ноябрь 2015 - 12:54
    Тимәштә яңа балалар бакчасы ачылды (+ ФОТОЛАР)
    Бүген тимәшлеләр өчен күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды: 120 урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы ачылды. "Карлыгач" балалар бакчасы бик матур, иркен, якты, бинаның беренче катында җылытылган идәннәр. Урамда бик зур мәйданчыгы да бар, таучыклар, өйчекләр ясалган. "Эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Коллективта һәр белгеч үз урынында", ди бакча мөдире...
    955
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 11:27
    Бер лениногорскилы берничә машинаны бәрдергән
    Лениногорскилы, 1989 елгы егет Шашин урамы, 28 нче йорт янындагы борылышта, "Geely Emgrand" машинасы белән идарә итә алмау сәбәпле, каршы як полосага чыга һәм туктап торган "LADA Granta" машинасын бәрдерә. Шуннан соң, туктап тормыйча "Renault Duster" һәм "Renault Sandero" машиналарын бәрдерә. Бөтен машиналар да шактый зыян күрә. Гаепләнелүче 1989 елгы...
    863
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 11:11
    Эт яңа туган баланы коткарган
    Бер кыз бала таба һәм чүп-чар савытына ташлап калдыра. Бу хәл Аргентина якларында була, дип хәбәр итә SDP Noticias порталы. Яңа туган баланы бер эт табып ала һәм хуҗасына алып кайта. Этнең хуҗасы аны хастаханәгә алып бара һәм баланы үлемнән коткарып калалар. Ә баланың 14 яшьлек әнисенә шушы гамәле өчен...
    869
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 10:57
    Лениногорскига кыш килде (фото)
    Лениногорскида бүген болытлы көн, кар ява. Юлларда бозлавык, сак йөрегез. Температура көндез -1, -2, төнлә 0 -2 градус.
    561
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 10:31
    Лениногорскида атна буе кар явачак, дип фаразлана
    Бүген, 2 ноябрь көнне Лениногорскида болытлы көн. Көн дәвамында кар явачак. Температура көндез -1, төнлә -2 градус. Юлларда бозлавык, сак йөрегез. 3 - 6 ноябрь көннәрендә, шулай ук кар явачак. Юлларда бозлавык саклана. Температура көндез 0 градустан +2 градуска кадәр җылы, төнлә 0 -3 градус булачак. 7 - 8 ноябрь...
    708
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 10:25
    Бер ир-ат 18 нче каттан сикергән
    Бер ир-ат хатыны һәм баласы алдында 18 каттан сикергән. Бу хәл булыр алдыннан ул үз-үзен үтерү турында сөйләнеп йөргән булган инде. Әле шунысы да билгеле, ул психотроп матдәләр куллана булган. Хәзерге вакытта Казанның полиция хезмәткәрләре аның наркологта учетта тору-тормавы турында тикшерү алып бара. http://sntat.ru/
    910
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 10:09
    Самолетта булган "төп пассажир"ның да гәүдәсе табылган
    31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында һәлакәткә очраган Airbus A-321 самолетының иң кечкенә пассажирының да үле гәүдәсе табылган. Дарина Громовага 10 ай гына булган. Ул Мисырга әти-әнисе - Татьяна һәм Алексей Громовлар белән барган. Бортта иң кечкенә бала булганлыктан, әнисе аны "главный пассажир", дип атаган. Ул кызның фотосын "Instagram"га...
    876
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 08:53
    Лениногорскиның яшь авыл хуҗалыгы белгечләре конкурста катнашты
    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында лениногорскилылар да катнашты. Конкурста республиканың авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләр сигез номинациядә көч сынашты. Алар: «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы инженер-механик» , «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы», «Иң яхшы терлекче-бозау караучы»,...
    885
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 08:36
    Лениногорскилы Михаил Новиковка бүләк тапшырылды (фотолар)
    Республикада тәүге тапкыр Мәскәү көннәре үткәрелде. Шул уңайдан, туксан ике яшьлек лениногорскилы, Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Алексеевич Новиковка Мәскәү оборонасында катнашканы өчен бүләк бирелде. Мәгариф идарәсендә тантаналы төстә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк Мәскәү хөкүмәте тарафыннан хөрмәтле ветеранга мультиварка тапшырды. Зилә Мөдәрисова, Любовь Майорова фотолары
    1010
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 07:08
    Бер ир-ат шәхси штрафларын предприятие исәбеннән түләп барган
    Әлмәт шәһәре прокуратурасы 36 яшьлек Рөстәм Латыйфуллинга карата җинаять эше ачып, гаепләү заключениесен раслады. Хәзер җинаять эше судта каралачак. «Кәләй станциясе ЖКХсы» ҖЧҖ җитәкчесе Рөстәм Латыйфуллин шәхси штрафларын предприятие акчалары исәбенә түләүдә гаепләнә. Аңа карата җаваплы затның хезмәт урыныннан файдаланып әрәм-шәрәм итүгә юл куюы дигән маддә буенча җинаять эше кузгатылган....
    869
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 06:57
    Вәт ичмасам хатын-кыз! 1 миллион сум эшләгән
    Ир белән хатын танышу сайтында аралаша башлый. Чаллыда яшәүче ир яңа танышына гашыйк булганын сизми дә кала. Очрашу көне гел кичектерелеп килә. Янәсе, хатынның Мәскәүдә затлы хушбуйлар сату буенча үз бизнесы бар. Әмма ир нинди кармакка эләккәнен соңрак аңлый. Башта хатын аны төрлечә алдап, 10 мең сум акча сорый, аннан...
    623
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 06:48
    Җырчы Равил Галиев: "Авылда яшәргә исәп"
    ТР атказанган артисты Равил Галиев Чаллы янында урнашкан Тукай районы Әҗмәкәй авылында агачтан йорт салган. "Өй янәшәсендә генә юкә агачыннан мунча да салдык. Киләсе елга йортны тулысынча әзерләп, шунда күченергә җыенабыз, Алла теләсә. Авылда яшәргә исәп", - диде Равил Галиев. Җырчы Чаллыдагы фатирын исә сатмаячагын, балаларына калдырачагын белдерде. "Быел кызыбыз...
    1144
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 06:43
    Мисырдан 144 пассажирның җәсәде Санкт-Петербургка кайтып җитте
    Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты 144 пассажирның гәүдәсен Санкт-Петербургка алып кайтып җиткерде. Самолет Санкт-Петербургка иртән - 5:53 сәгатьтә кайтып җитте. 31 октябрьдә, Шарм-эль-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында һәлакәткә очраган Airbus A-321 самолеты пассажирларының җәсәде Санкт-Петербургтагы крематорийга озатылган. Хәзер аларның туганнары өчен иң авыры башлана - һәлак булучыларны тану-ачыклау процессы...
    511
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 05:59
    Лениногорск гимнасты Голландиядән беренче урын алып кайткан
    7-18 октябрь көннәрендә Бургум (Голландия) шәһәрендә Frieslan cup 2015 - Ritmische Gymnastics турниры үтте. Анда Лениногорскиның 1 нче Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең сәнгать гимнастикасы бүлегенә йөрүче Елена Радаева катнашкан. Үзенең осталыгын күрсәтеп I урынны яулаган. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
    959
    0
    0
  • 2 ноябрь 2015 - 05:43
    1 ноябрьдән җәйге тәгәрмәчле машинада йөрү тыела
    Россиядә "Транспорт чарасы куркынычсызлыгы турында"гы канун гамәлгә керде. Хәзер аның нигезендә машина хуҗаларына кышкы вакытта җәйге тәгәрмәч белән йөрү рөхсәт ителми. Документта шулай ук җәен шиплы тәгәрмәчле машиналарда йөрүнең тыелган булуы да әйтелә. Сүз уңаеннан: Россиядә тәгәрмәчләргә шинга сорау 30 % чамасы кими төшкән, ди. Белгечләр моны машина алучылар саны...
    606
    0
    0
Реклама