Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Җырчы Равил Галиев: "Авылда яшәргә исәп"

ТР атказанган артисты Равил Галиев Чаллы янында урнашкан Тукай районы Әҗмәкәй авылында агачтан йорт салган. "Өй янәшәсендә генә юкә агачыннан мунча да салдык. Киләсе елга йортны тулысынча әзерләп, шунда күченергә җыенабыз, Алла теләсә. Авылда яшәргә исәп", - диде Равил Галиев. Җырчы Чаллыдагы фатирын исә сатмаячагын, балаларына калдырачагын белдерде. "Быел кызыбыз...

ТР атказанган артисты Равил Галиев Чаллы янында урнашкан Тукай районы Әҗмәкәй авылында агачтан йорт салган. "Өй янәшәсендә генә юкә агачыннан мунча да салдык. Киләсе елга йортны тулысынча әзерләп, шунда күченергә җыенабыз, Алла теләсә. Авылда яшәргә исәп", - диде Равил Галиев.
Җырчы Чаллыдагы фатирын исә сатмаячагын, балаларына калдырачагын белдерде. "Быел кызыбыз Әминә - беренче, улыбыз Сәйдәш бишенче сыйныфка укырга керде", - диде ул. Хәзерге вакытта Равил Галиев ТР атказанган артисты Резеда Шәрәфиева белән тәкъдим итәчәк яңа концерт программасына әзерләнә.
"10 гыйнварда Резеданың юбилее була. Яңа программабыз шушы юбилейга багышланачак. Резеда белән 1997 елдан бирле бергә концертлар куябыз. Моңа кадәр "Сердәш" ансамблендә дә 3 ел бергә эшләдек. Безнең иҗат төркеме Чаллыда. Программага әзерләнү чаралары да Чаллыда уза", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Равил Галиев. Аның әйтүенчә, "Тик яшьлектә калыйк әле" дип исемләнгән программа гомернең бер этабыннан икенчесенә күчү мәгънәсен күзаллый. Казан тамашачысы аны гыйнвар аенда күрә алачак.
Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: равил галиев певец равиль галиев