Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскиның яшь авыл хуҗалыгы белгечләре конкурста катнашты

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында лениногорскилылар да катнашты. Конкурста республиканың авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләр сигез номинациядә көч сынашты. Алар: «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы инженер-механик» , «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы», «Иң яхшы терлекче-бозау караучы»,...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында лениногорскилылар да катнашты.
Конкурста республиканың авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләр сигез номинациядә көч сынашты. Алар: «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы инженер-механик» , «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы», «Иң яхшы терлекче-бозау караучы», «Иң яхшы зоотехник», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы механизатор», «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы».
Бездән "Лениногорская агрофирмасы" җәмгыятеннән сыер саву операторы Елена Мальковская, "Спартак агрофирмасы"ннан механизатор Альмир Вәлирахманов катнашты. Алар призлы урын алмасалар да, практикада белемнәрен күрсәтте, киләсе конкурсларга тәҗрибә туплады.
http://agro.tatarstan.ru/фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс