Заман сулышы

24 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 24 ноябрь 2015 - 13:10
    Лениногорскилылар шахмат Чемпионатында I урынны яулаган
    Казан шәһәрендә шахмат буенча республика Чемпионаты үткән. Анда барлыгы 17 команда катнашкан. Лениногорск командасы I урынга лаек булган. Лениногорск шахматчылары инде өч ел рәттән җиңеп килә икән. Молодцы! Котлыйбыз!
    585
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 12:56
    Әлмәтле яңа туган баласын чүплеккә ташлаган
    Әлмәтнең чүплек аралау станциясендә яңа туган сабый бала табып алынган. Үле килеш... Хәзер авырлы йөреп, баласыз яшәгән хатынны эзли башлаганнар. Кем дә кем нинди дә булса мәгълүмат белә икән, 8953 492 78 63 номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар. http://almet-rt.ru/tt/component/k2/item/11946-kotochmalyi-h%D3%99l-%D3%99lm%D3%99tle-ya%D2%A3a-tugan-balasyin-ch%D2%AFplekk%D3%99-tashlagan.html
    717
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 12:32
    Лениногорскида өч кеше тычкан чире эләктергән
    Татарстанда тычкан чире белән 29 авыру очрагы теркәлгән. Шул исәптән, Чирмешән, Норлат, Казан, Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Лениногорск һәм башка районнарда 3әр очрак булса, Яр Чаллы, Мамадыш, Арча, Кукмара районнарында 2әр очрак теркәлгән. tatar-inform.ru
    785
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 12:04
    Лениногорскида дүрт ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән
    12-18 ноябрьдә Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 26 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Шулай итеп, бу чорда Чаллыда шундый 6 очрак ачыкланган, Казанда - 5, Бөгелмә һәм Лениногорскида - 4 әр, Түбән Камада - 2, Алексеевск, Зәй, Яшел Үзән, Тукай һәм...
    1015
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 11:55
    Алабугада хатын-кыз полиция хезмәткәре атылып үлгән
    Әлеге факт буенча хезмәт урынында тикшерү эше кузгатылды. Бүген Алабугада хезмәт автомобилендә хатын-кыз полиция хезмәткәренең үле гәүдәсе табылган. Беренчел фаразлар буенча, ул үз-үзенең башына аткан. Аның 1988 елгы икәнлеге әйтелә. Тикшерү эше дәвам итә. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51309-alabugada-hatyin-kyiz-politsiya-hezm%D3%99tk%D3%99re-atyilyip-%D2%AFlg%D3%99n.html
    980
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 11:34
    Лениногорскида депутатлар халыкны кабул итә, алдан язылыгыз
    1 декабрьдә - "Бердәм Россия" партиясенең туган көнендә шәһәребездәге җирле бүлекчәнең иҗтимагый кабул итү пунктында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү узачак. Булгаков урамы, 1"А" йортта (ЗАГС бинасында) түбәндәге депутатлар кабул итә: 8.00 - 9.00 - район башлыгы Рәгать Хөсәенов; 10.00 - 13.00 - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов;...
    1327
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 11:23
    Лениногорскига инженер, табиб, тәрбияче кирәк
    Шушы көннәрдә мәшгульлек үзәгендә эш урыннары тәкъдим итү ярминкәсе үтте, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Хәзерге вакытта безнең шәһәр һәм райондагы оешма-предприятиеләргә инженер, табиб, аш пешерүче, машина йөртүче, тәрбияче һәм башка белгечләр кирәк икән. Ярминкәдә барлыгы 151 эш урыны тәкъдим ителгән. Килгән 113 кешенең 28е әңгәмә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу...
    795
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 10:58
    Җәяүлеләрне яктылык кайтаргычлы киемнәр киеп йөрергә чакыралар
    Татарстанда җәяүлеләрне яктылык кайтаргычлы элементлары булган киемнәр киеп йөрергә чакыралар. Юлдагы үлем очракларының 70 %ы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә икән. Тәүлек эчендә республикада ике җәяүле һәлак булган. Аларның берсе тиешсез урында юл аша чыкса, икенчесе юл уңае буенча атлап барган. Ике очракта да машина йөртүчеләр юлдагы җәяүлеләрне абайламый калган....
    1020
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 10:39
    Бөтенроссия “Авыл укытучысы – 2015” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булачак
    25 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Казан ш., Павлюхин ур., 57) сәгать көндезге 2дә "Күркәм гаилә" республикакүләм бәйгесенең финал туры уздырыла. Әлеге бәйге, бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, игълан ителгән иде. Финалда җиңү яулаган гаилә "Республиканың күркәм гаиләсе" исеменә лаек булачак....
    1163
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 10:17
    Америка галиме татар гармуны буенча диссертациясен язган
    2015 нче елның 17 ноябрендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә бик үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланылды. Тарихта беренче тапкыр татар гармунына багышланган фәнни эш тәкъдим ителде ("Казан татарлары традицион мәдәниятендә гармун"). Вакыйганың мөһимлеге шулай ук авторның нинди шәхес булуыннан да гыйбәрәт. Пол Уолтер Куйвинен - Америка кешесе. Татар телен махсус өйрәнеп,...
    599
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 10:08
    Төркия гаскәриләре Россия очкычын бәреп төшергән (ВИДЕО)
    Төркия һава юлларын бозу сәбәпле, Сүрия белән Төркия чигендә Россиянең Су-24 истребителе бәреп төшерелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Һөҗүм иткәнче төрек гаскәриләре берничә тапкыр кисәтү ясаган, шул сәбәпле Россия очкычының ике пилоты да катапульт ярдәмендә үзләрен коткарырга өлгергән. Хәзерге вакытта бер пилот Сүрия төрекмәннәрендә тоткынлыкта, икенчесен Төркия гаскәриләре кулга...
    735
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 07:38
    Мисырда теракт оештырылган
    Теракт А321 самолеты һәлакәткә очраган урыннан йөз чакрым ераклыкта гына булган. Мисырның Эль-Ариш шәһәрендәге отель янында ике шартлау булган. Бинада судьялар сайлау белән бәйле чара уздырылган вакыт булган. Теракт аркасында өч кеше үлгән. Шартлау чыганагы - мина куелган машина булган. Шәһәр Төньяк Синай провинциясе үзәге санала. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51301-misyirda-terakt-oeshtyiryilgan.html
    543
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 07:26
    Греция башкаласында шартлау булган
    Шартлау Афинадагы офис бинасы янында иртән - җирле вакыт белән 3:30 сәгатьтә булган. Бизнес-үзәкнең шартлау аркасында тәрәзәләре коелып төшкән, диелә ТАСС хәбәрендә. Үлүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк. Шартлаткычның офиска керү юлында, рюкзакка яшереп куелганлыгы билгеле булган. Аны таймер ярдәмендә шартлатканнар. Шунысы игътибарга лаек: әлеге хәл булырга ярты сәгать кала җирле...
    502
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 07:17
    “Экият капчыгы” салаты
    Кирәк булачак: 6 данә помидор 100 грамм эремчек 50 грамм каты сыр ½ст. каймак чикләвек тоз яшелчә Әзерләү: Помидорларны яхшылап юарга һәм өске өлешен кисеп алырга. Чәй кашыгы белән эчен чистартырга. Помидор эчлеген угыч аркылы чыгарып, кирәгенчә тоз, чикләвек, эремчек, угычта уылган сыр кушып яхшылап бутарга. Килеп чыккан массаны помидорлар...
    1392
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 07:02
    “Тагын кунаклар килде” салаты
    Кирәк булачак: 300 грамм шампиньон гөмбәсе 2 данә йомырка 2 данә бәрәңге 2 данә тозлы кыяр 2 данә суган Көнбагыш мае Майонез Әзерләү: Гөмбәне юабыз, әзер булганчы пешерәбез, озынча итеп турыйбыз. Суганны ваклап турыйбыз һәм көнбагыш маенда кыздырабыз. Пешкән бәрәңге, йомырканы һәм тозлы кыярны да озынча итеп турыйбыз. Бөтен ингредиентларны...
    771
    0
    0
Реклама