Заман сулышы

Америка галиме татар гармуны буенча диссертациясен язган

2015 нче елның 17 ноябрендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә бик үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланылды. Тарихта беренче тапкыр татар гармунына багышланган фәнни эш тәкъдим ителде ("Казан татарлары традицион мәдәниятендә гармун"). Вакыйганың мөһимлеге шулай ук авторның нинди шәхес булуыннан да гыйбәрәт. Пол Уолтер Куйвинен - Америка кешесе. Татар телен махсус өйрәнеп,...

2015 нче елның 17 ноябрендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә бик үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланылды.


Тарихта беренче тапкыр татар гармунына багышланган фәнни эш тәкъдим ителде ("Казан татарлары традицион мәдәниятендә гармун"). Вакыйганың мөһимлеге шулай ук авторның нинди шәхес булуыннан да гыйбәрәт.

Пол Уолтер Куйвинен - Америка кешесе. Татар телен махсус өйрәнеп, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнарына экспедицияләргә чыгып йөргән. Халык гармуннарының җиде төрен дә үзләштереп, П.Куйвинен көйләрне нотага төшерү һәм уйнарга өйрәтү юнәлешләрендә яңа ысулларын уйлап тапкан.

Рәсми оппонентларның берсе - Каюмова Эльмира Ринат кызы (сәнгать фәннәре кандидаты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре) билгеләнгән иде. Аның тарафыннан әлеге диссертация югары бәяләнде.

Чынлап та, андый хезмәтнең барлыкка килүе фольклор фәне һәм гомумән татар мәдәнияте өчен искиткеч зур вакыйга, дип хәбәр итә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге.

http://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/500714.htm

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: