Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида депутатлар халыкны кабул итә, алдан язылыгыз

1 декабрьдә - "Бердәм Россия" партиясенең туган көнендә шәһәребездәге җирле бүлекчәнең иҗтимагый кабул итү пунктында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү узачак. Булгаков урамы, 1"А" йортта (ЗАГС бинасында) түбәндәге депутатлар кабул итә: 8.00 - 9.00 - район башлыгы Рәгать Хөсәенов; 10.00 - 13.00 - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов;...

1 декабрьдә - "Бердәм Россия" партиясенең туган көнендә шәһәребездәге җирле бүлекчәнең иҗтимагый кабул итү пунктында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү узачак.
Булгаков урамы, 1"А" йортта (ЗАГС бинасында) түбәндәге депутатлар кабул итә:
8.00 - 9.00 - район башлыгы Рәгать Хөсәенов;
10.00 - 13.00 - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов;
14.00 - 18.00 - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчә җитәкчесе Елена Ефременкова;
Шулай ук авыллардагы җирле үзидарә һәм мәдәният йортларында сораулары булган кешеләр кабул ителәчәк. Өстәмә мәйданчыкларда да гражданнарны кабул итү оештырылачак - тимер юл станциясе микрорайонындагы күп функцияле үзәктә (Володарский урамы, 11; 13.00 дән 14.00гә кадәр), 1 нче мәктәптә (Широкая урамы, 15; 14.00дән 15.00гә кадәр), торак-коммуналь хуҗалыгы департаментында (Заварыкин урамы,2; 10.00дән 11.00гә кадәр).
Депутатларның кабул итү пунктында, расланган график нигезендә, шәһәр советы депутатлары гражданнарны кабул итәчәк.
Шәһәр һәм район халкы өчен язылу һәм белешмә алу телефоны - 5-16-11.
Авыл җирлекләрендә уздырылачак кабул ителүгә язылу һәм белешмә алу өчен җирле үзидарәгә шалтыратырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прием депутатов единая россия