Заман сулышы

26 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 26 ноябрь 2015 - 13:01
    Чаллы хастаханәсендә 3 игезәк дөньяга килгән (+фото)
    Яңа туган кызлар - Екатерина Герасимова һәм Алексей Фомин гаиләсендәге беренче балалар. Бәхетле әни, Алабугада яшәүче Екатерина өч кыз бала тапкан. Сабыйлар йөклелекнең 35 нче атнасында 2015, 2035 һәм 2185 граммлы булып дөньяга килгән. 29 яшьлек булачак әнине Чаллыдагы Перинаталь үзәккә берничә атна элек салынган булган. Балалар кесарев кисеме белән...
    813
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 12:55
    Ике кечкенә бала ут эчендә калган
    Минзәләдә янгын сүндерүчеләр балаларны коткара алган. 2011 һәм 2013 елгы ике бала коткаручылар кергәндә өйалдында булган. Аларны тиз арада саф һавага чыгарганнар. Бәхетләренә күрә балаларның сәламәтлегенә зыян килмәгән. Янгын сүндерү хезмәтенә йорт эченең төтенгә күмелүен тәрәзә аша күреп алучылар шалтыраткан. Коткаручылар белән бер үк вакытта йорт хуҗасы да кайтып җиткән....
    923
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 12:44
    Әлмәтле өстенә буровой җиһазы төшүдән үлгән
    Бәхетсезлек очрагы Әлмәт предприятиеләренең берсендә була. Сарапала нефть чыганагында бер скважинада бораулау җайланмасы авып төшә. Ул нефтькә һәм газга разведка максатында скважиналарны бораулау буенча бораулаучы өстенә эләгә. Ир үлә. Вакыйга булган урында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе эшли. http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/11977-%D3%99lm%D3%99tle-%D3%A9sten%D3%99-burovoy-%D2%97i%D2%BBazyi-t%D3%A9sh%D2%AFd%D3%99n-%D2%AFlg%D3%99n.html
    916
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 11:42
    Яшел Үзән инкассаторын 14 елга утырттылар
    Яшел Үзән шәһәр суды Игорь Богаченкога карата хөкем карары чыгарды. Бүген шәһәр судында хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасын талап качкан Игорь Богаченко һәм аның ике булышчысына карата кузгатылган эшкә нокта куелды. Игорь Богаченко кырыс режимлы колониягә озатылу шарты белән 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Илья Кострубин - 8 елга кырыс режимлы...
    673
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 10:12
    Өч тапкыр кагыйдә бозсаң, бер елга таныклыксыз калуың бар
    Россия Эчке эшләр министрлыгы яңа закон проекты әзерли. Елына өч тапкыр юлда йөрү кагыйдәсен үтәмәүчеләрне бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә җыеналар. Кагыйдә бозулар электрон реестрда теркәлеп барачак ди. Чит илләрдә әлеге алымга охшаган балл системасы күптән эшләп килә инде. Әйтик, Англия, Франциядә, Германиядә кагыйдәне үтәмәгән автомобиль йөртүчегә бер...
    496
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 10:08
    Красноярскида вертолет һәлакәткә юлыккан, 12 кеше үлгән
    Красноярс өлкәсендә Ми-8 вертолетының һәлакәткә юлыгуы турында хәбәр иткән идек. Гадәттән тыш хәл аркасында 12 кешенең гомере өзелүе билгеле булды. Бу хакта "Интерфакс"ка Көнбатыш Себер транспорт прокуратурасы матбугат хезмәткәре Оксана Горбунова сөйләгән. "Вертолетның мәтәлеп төшүе аркасында 9 пассажир һәм экипажның 3 әгъзасы һәлак булган", - дигән ул. Вертолетның нефтьчеләрне нефть...
    474
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 08:55
    Лениногорскида баскетбол ярышы. Кайсы команда җиңүче? (исемлек)
    16 - 23 ноябрь көннәрендә Лениногорскида баскетбол буенча ярышлар үтте. Анда шәһәрнең предприятие-оешма хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары катнашты. Барлыгы 16 команда ярышты. Нәтиҗәдә, уку йортлары арасыннан: I урын КНИТУ-КАИ, II урын музыка-сәнгать педагогия колледжы, III урын нефть техникумы кызлары командасына бирелде. Егетләр командасыннан I урын КНИТУ-КАИ, II урын нефть техникумы,...
    493
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 08:31
    “Без бергә булганда” фестиваль-конкурста лениногорскилылар да катнашты
    Күптән түгел Лениногорск Мәдәният сарае солистлары Яр Чаллы шәһәрендә "Талантлар планетасы" халыкара проекты кысаларында үткән "Без бергә булганда" фестиваль-конкурсында катнашып, призлы урыннар яулап кайтты. "Вокал-эстрада" номинациясендә I урынны Алия Биктимирова белән Вероника Пустоварова, II урынны Максим Мальковский һәм Анастасия Казанцева, III урынны Арина Долгова яулаган. Котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә уңышлар...
    592
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 06:59
    Лениногорскида ял көннәренә һава торышы: кар ява, буран көтелә
    Лениногорскида 27 ноябрь көнне болытлы көн, көчле кар явуы көтелә. Температура көндез 0, -7 градус, төнлә -7 градуска кадәр булачак. 28 ноябрь көнне болытлы көн. Явым-төшем көтелми. Температура көндез -7, -5, төнлә -6, -10 градуска кадәр салкын булачак. 29 - 30 ноябрь көнне аяз көн көтелә. Явым-төшем көтелми. Температура көндез...
    598
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 06:49
    Куакбаш укытучысына затлы тун кидерделәр
    Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Күркәм гаилә» бәйгесе кысаларында «Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. "Мәгариф" журналы Татарстанның Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Бөтенроссия "Авыл укытучысы" бәйгесе уздырган иде. Укытучылар "Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү" темасына эссе язарга тиеш булганнар. Аннары сайлап алынган 30 катнашучының методик базаны...
    852
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 06:40
    Илназ Гарипов йөрәген кем яралаган?
    Бер сөйләшүебездә Илназ Гарипов: "Арттан йөрүче кызлар күп, йөрәгемә хуш килгәне генә юк", - дип сөйләгән иде. Ә шушы көннәрдә Илназның, ниһаять, "соңгы тукталышын" табуы турында язып чыктылар. Имештер, җырчы аның белән танышырга теләвен белдергәч, кыз егетне кире каккан! Ләкин Илназ өметен өзми, уртак танышлары аша очраклы очрашу оештыра һәм...
    639
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 06:34
    Татарстанда яшәүче бер хатын-кызны тереләй "күмгәннәр"
    Чистайда яшәүче хатын-кыз үзенең юл һәлакәтендә үлеме турында социаль челтәрдә укып телсез калган. "Минем үлемем турында репостны алып ташлагыз - мин исән! Үлергә җыенмыйм да!" - дип язган ул кайгылы хәбәр астына. Әлеге хәбәрне язучы телефонын сүндереп, социаль челтәрдәге "битен" бетергән. Бу хәбәрдән шок кичергән хатын-кыз полициягә гариза бирергә җыена,...
    566
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 06:11
    Лениногорскилылар Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты
    25 ноябрь - чәршәмбе көнне шәһәребезгә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Иң элек ул 11 нче гиназия укучылары һәм укытучылары белән очрашып, әңгәмә корды. Кичтән Мәдәният сараенда лениногорскилылар белән очрашты. Тамаша залы халык белән тулы иде - шәһәрдән генә түгел, ерак авыллардан да килүчеләр шактый күренде. Ике сәгатьтән...
    792
    0
    0
Реклама