Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илназ Гарипов йөрәген кем яралаган?

Бер сөйләшүебездә Илназ Гарипов: "Арттан йөрүче кызлар күп, йөрәгемә хуш килгәне генә юк", - дип сөйләгән иде. Ә шушы көннәрдә Илназның, ниһаять, "соңгы тукталышын" табуы турында язып чыктылар. Имештер, җырчы аның белән танышырга теләвен белдергәч, кыз егетне кире каккан! Ләкин Илназ өметен өзми, уртак танышлары аша очраклы очрашу оештыра һәм...

Бер сөйләшүебездә Илназ Гарипов: "Арттан йөрүче кызлар күп, йөрәгемә хуш килгәне генә юк", - дип сөйләгән иде. Ә шушы көннәрдә Илназның, ниһаять, "соңгы тукталышын" табуы турында язып чыктылар. Имештер, җырчы аның белән танышырга теләвен белдергәч, кыз егетне кире каккан! Ләкин Илназ өметен өзми, уртак танышлары аша очраклы очрашу оештыра һәм нәтиҗәдә кызның йөрәген яулый.
Сөйгән ярын очраткан Илназ өчен чын күңелдән сөенеп, аның үзенә шалтыраткач, тагын бер яңалык билгеле булды: алар инде бергә түгел! "Мөнәсәбәтләребез бик җитди иде, шуңа да йөрәгем яраланды. Бергә төшкән фотоларны интернетка куйган идем, әллә күз тиде инде. Хәзер тиз генә гашыйк була алмам кебек", - ди Илназ. Шушы күңелсез хәл уңаеннан Илфак Шиһапов Илназга "Үзем турында" дигән җыр да язып биргән. Аны Илназ хәтта телефон аша җырлап та күрсәтте...
Шулай да Илназ Гариповның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Ул икенче ел рәттән үзенең сольный концертларын тәкъдим итә. Якын арада аның шоу-тамашасын Ульяновскида һәм Балтачта күреп булачак. Казандагы концерты исә 5 мартка билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, Илназның популяр булган "Яратам! Бетте-китте" җырын күптән түгел Кытайда бер мәҗлестә башкарганнар. "Моны ишеткәч, сөендем. Җырымның Кытайга кадәр барып җитүе үзе зур шатлык", - ди ул.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/51377-ilnaz-garipov-y%D3%A9r%D3%99gen-kem-yaralagan?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: певец ильназ гарипов ильназ гарипов