Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты

25 ноябрь - чәршәмбе көнне шәһәребезгә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Иң элек ул 11 нче гиназия укучылары һәм укытучылары белән очрашып, әңгәмә корды. Кичтән Мәдәният сараенда лениногорскилылар белән очрашты. Тамаша залы халык белән тулы иде - шәһәрдән генә түгел, ерак авыллардан да килүчеләр шактый күренде. Ике сәгатьтән...

25 ноябрь - чәршәмбе көнне шәһәребезгә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.

Иң элек ул 11 нче гиназия укучылары һәм укытучылары белән очрашып, әңгәмә корды. Кичтән Мәдәният сараенда лениногорскилылар белән очрашты.

Тамаша залы халык белән тулы иде - шәһәрдән генә түгел, ерак авыллардан да килүчеләр шактый күренде. Ике сәгатьтән артык барган очрашу бик җанлы узды.

Җәлил хәзрәт Ислам дине - тынычлык дине турында вәгазьне тормыштагы мисаллар белән һәркемгә аңлаешлы итеп сөйләде. Залдагыларның сорауларына җаваплар да бирде.

Кечкенә мөслимәләр Габдерәхим Утыз-Имәнинең шигырьләрен укыдылар. "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин да үзенең уй-теләкләрен җиткерде.

Бу хакта "Заман сулышы" газетының киләсе атнадагы җомга санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жэлил хэзрэт Фазлыев