Заман сулышы

5 декабрь 2015 яңалыклары

  • 5 декабрь 2015 - 17:25
    Лениногорскида кышмы, язмы?
    Лениногорскида бүген кар ява, иртәгә +2 градус җылы булачак, дип фаразлый синоптиклар, аннан соң да салкынайтырга җыенмый о, +1,-1 тирәсе булачак. Кышмы, язмы икәнлеген аңламассың.
    1315
    0
    0
  • 5 декабрь 2015 - 13:24
    Радик Юльякшин ни өчен Еlvin Greу булган?
    Күпләрне җырчы Радик Юльякшинның ни өчен Еlvin Greу исеме белән йөрүе кызыксындыра. Бу, мөгаен, Радикка иң еш бирелүче сорауларның берседер. Шуңа да җырчы егет моның тарихын сөйләргә булды. "Уфадан Мәскәүгә күченеп килгәч тә, фамилиямне Юлдакшин, Юлдашкин дип теләсә ничек бозып әйтә башладылар. Шулвакыт мин үземә сәхнә исеме уйларга булдым. Кайчандыр...
    933
    0
    0
  • 5 декабрь 2015 - 13:20
    "Бакирово 7" суы "Россиянең 100 яхшы товары" дипломанты
    Күптән түгел, Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасының иң яхшы товары" һәм "Россиянең 100 яхшы товары" Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында "Бәкер" ("Бакировская") суы да бар. Ул республика һәм федераль конкурс лауреаты булса, "Бакирово 7" суы "Россиянең 100 яхшы товары" программасы дипломанты булды. http://len-journal.ru/2015/12/04/voda/
    858
    0
    0
  • 5 декабрь 2015 - 13:06
    Лениногорск кызы "Краса студенчества Татарстана" конкурсы җиңүчесе
    Казан шәһәрендә «Краса студенчества Татарстана» конкурсы үткәрелгән. Лениногорск кызы, гимнастка, 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова «Краса студенчества Татарстана» титулына ия булган. Жюри аны җиңүче дип тапкан. Ул Казан шәһәренең физик культура, спорт һәм туризм академиясенең I курсында белем ала икән. Якташыбызны җиңүе белән котлыйбыз, алда үтәчәк россиякүләм конкурста катнашканда уңышлар һәм...
    892
    0
    0
  • 5 декабрь 2015 - 12:47
    Лилия Муллагалиева өченче тапкыр әни булырга җыена
    Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева быел җәй көне тормыш иптәше белән икәү генә Кырымга ял итәргә барган иде. Бу сәяхәтнең нәтиҗәсе шул: Лилия тиздән өченче тапкыр әни булачак! Бу яңалыкны җырчының балалары ничек кабул иткән икән? - Улым Данилга - 12, кызым Ильвинага - 6 яшь. Балаларым - зур ярдәмчеләрем!...
    1068
    0
    0
  • 5 декабрь 2015 - 11:36
    Матурлык салонында: “Матур булуыгызны ничә сумга бәяләр идегез?”
    Бервакыт көненә берничә тапкыр шалтыратып, матурлык салонына чакыра башладылар. Әй, минәйтәм, нәрсә югалтам соң, барып кайтыйм. Килергә ризалыгымны алгач, паспортымны онытмаска кирәклеге хакында кат-кат әйттеләр. Сезгә минем документым нигә, бу шулхәтле мөһимме дигән соравыма җаваплары да әзер, безгә сезнең чын яшегезне ачыклау өчен кирәк дигән булдылар. Билгеләнгән вакытка матурлык салонына...
    936
    0
    0
  • 5 декабрь 2015 - 08:00
    7 – 13 ДЕКАБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ
    КУЧКАР (21.03-20.04)лар атна башыннан романтик хисләргә бирелеп "канатланып" йөрер. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Финанс хәлегезне җайга салырга вакыт, юкса "банкрот"лыкка чыгуыгыз ихтимал. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларны бу атнада финанс яктан кыенлыклар көтә. Керемнәр булмый диярлек. Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булыр. Яраткан кешегез белән ачуланышкан...
    947
    0
    0
  • 5 декабрь 2015 - 07:00
    Шөгер укучылары шагыйрьләр белән очрашты (ФОТОЛАР)
    Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә 5, 6, 7, 8, 9 сыйныф укучылары якташ шагыйрьләребез - "Чишмә" әдәби иҗат берләшмәсе язучылары белән очрашты. Шагыйрьләр бик күп шигырьләр сөйләде, китапханәгә китаплар бүләк иттеләр. Укучылар да әзерләнгән: җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Розалия Мостафина фотолары
    6308
    0
    0
Реклама