Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матурлык салонында: “Матур булуыгызны ничә сумга бәяләр идегез?”

Бервакыт көненә берничә тапкыр шалтыратып, матурлык салонына чакыра башладылар. Әй, минәйтәм, нәрсә югалтам соң, барып кайтыйм. Килергә ризалыгымны алгач, паспортымны онытмаска кирәклеге хакында кат-кат әйттеләр. Сезгә минем документым нигә, бу шулхәтле мөһимме дигән соравыма җаваплары да әзер, безгә сезнең чын яшегезне ачыклау өчен кирәк дигән булдылар. Билгеләнгән вакытка матурлык салонына...

Бервакыт көненә берничә тапкыр шалтыратып, матурлык салонына чакыра башладылар. Әй, минәйтәм, нәрсә югалтам соң, барып кайтыйм.
Килергә ризалыгымны алгач, паспортымны онытмаска кирәклеге хакында кат-кат әйттеләр. Сезгә минем документым нигә, бу шулхәтле мөһимме дигән соравыма җаваплары да әзер, безгә сезнең чын яшегезне ачыклау өчен кирәк дигән булдылар.
Билгеләнгән вакытка матурлык салонына килдем. Икенче катта урнашкан иде ул. Бүлмәдән-бүлмәгә ап-ак халаттан сылу хатын-кызлар йөри. Төз атлаучы, пөхтә итеп киенгән бу гүзәл ханым-туташларны берәр чибәрлек бәйгесеннән алып килгәннәр диярсең.
Килеп керүгә, администратор кыз да елмаеп исәнләште, исем-фамилиямне сорашты һәм гафу үтенеп бераз көтәргә кирәклеген әйтте. Кешеләр белән сөйләшү буенча үрнәкне менә кайдан алырга була икән! Шундук коридордагы йомшак кәнәфигә дә утырттылар. Шул арада икенче бер кыз пәйда булып, янымда бөтерелә башлады. Янәсе, сезгә чәй яки кофе кирәкме?
Күңелсез булмасын өчен кулыма бер кочак матур журналлар да тоттырдылар. Карый торыгыз, менә алар нинди яшь һәм матурлар, имеш иң соңгы технология белән эшләгән кремнар кулланалар. Журнал битендәге тәти ханымнарга карап алай ис-акылым китмәде. Кремнарының бәясе дә минем берничә хезмәт хакым бәясе торганын чамалыйм. Йомшак кәнәфигә чумып тирә-юньне күзәтәм. Биредә тынычлык һәм чисталык хөкем сөрә, тәрәзә төбе дә аллы-гөлле чәчәкләр белән тулган. Каяндыр әкрен генә музыка агыла. Ниндидер бер әкияти дөньяга эләккәндәй инде менә.
Озак көттермәде. Үкчәле туфлиләре белән шак-шок басып мөлаем гына бер кыз яныма килеп бүлмәгә үтәргә кушты. Кысан, хастаханә палатасын хәтерләтә иде ул бүлмә дигәннәре. Анда ике урындык, өстәл, кушетка һәм тумбочка урнашкан. Стенада зур көзге, янында шул ук зурлыкта рәсем, дөресрәге, бер ханымның сурәте. "Фәрештә" туташ мине көзге каршына китереп бастырды да, бит тиресенең картаю билгеләре турында тәфсилләп сөйләргә тотынды.
Көзге янында эленеп торган коточкыч рәсемгә бармагы белән төртеп үк күрсәтеп: "Әгәр дә битегезне вакытында карамасагыз, шундый хәлгә төшәчәксез. Күрәсезме бу кызыл тамганы? Аны операция ярдәмендә генә алдырырга була", - диде. "Кара ноктага да игътибар итегез. Бу начар нәрсәдән котылуы да ай-һай", -дип әле бер рәсемгә, әле бер минем битемә карый-карый сөйләде. Аннан күрәзәче хатын шикелле: "Күрәм, сездә әкренләп түбәндә күрсәткән процесслар башланган", - дип минем битемдәге җыерчыкларны, барлык кызыл, кара нокталарны «хөкем итә» башлады. Шул чакта ниләр кичергәнемне белсәгез икән, кайвакыт хәзер дә теге сөйкемсез сурәт күз алдыма килеп баса әле.
Хәер, ул хакта соңрак сөйләшербез, ә хәзер мин сезнең битегезне сафландыру чарасын күреп, бераз массаж ясыйм, ягъни, шушы сыйфатлы кремнар ярдәмендә битегезне яшәртү буенча кыска дәвалау курсы үткәрәм", - дип миңа бер тапкыр киелә торган башлык, бахилы биреп, иркенләп кушеткага ятарга кушты. Бит алмамның уң як өлешен ниндидер тәмле исле лосьон белән чистартты, аннан ипләп кенә берничә төрле крем сөртте.
Аннан бит тиресенең яшен белү нияте белән янәшә бүлмәгә алып китте. Анда да шундый ук тасма телле бер хатын компьютерда утыра иде. Ниндидер прибор кулланып иң элек бит алмамның крем сөртмәгән өлешенә, аннан икенче ягына диагностика ясаган булды. «Битегезнең тиресе нык коры, таушалган, картаюга бирешә башлаган, җыерчыкларыгыз да шактый», дип күңелгә ятышсыз нәрсәләр турында сөйли башлады. Уң як бит алмасы нәтиҗәләре белән дә таныштырды.
Борчылырга кирәкми икән. "Бик күп сөйләмим, бит тирегезнең сыйфаты 30 процентка яхшырган. Аңлаганыгызча, бу проблеманы хәл итеп була", "Үзегез дә сизгәнсездер, бу як өлеше шундый йомшак, нәфис һәм алсуланып тора", -дип инде икәүләшеп матурлыкның сере турында сөйли башладылар. Бөтен матурлыгымның шушы гаҗәеп, тылсымлы, искитмәле кремнардан гына торуына тәмам ышана язгач, кабат теге бүлмәгә кайттым. Кергән җиргә мине тумбочка өстәлендә кәгазь һәм ручка көтә иде.
Ипләп кенә утырыгыз әле. Минем сезгә берничә соравым бар. Әйтегез әле үзегезгә ничә сум жәл түгел, дигән соравына озак кына җавап бирә алмый интектем. "Менә үзегезнең матур булуыгызны ничә сумга бәяләр идегез", дип кабатлап сорагач та ни дияргә аптырадым. Бар хикмәт шунда: битемне алсуландыру, мәңге яшь калу кремнарын алу өчен килешү төзергә кирәк икән. Ай саен түләүнең күләме дә әллә ни зур түгел, нибары өч мең. Бер елга процентлар белән бергә ике йөз мең тирәсе булачак. Минем телсез калуымны күреп, телисез икән бу сумманы ике-өч елга бүләргә була дип, шул арада килешүнең икенче төрлесен дә тартып чыгарды.
"Димәк, сез үзегезне яратмыйсыз, матур һәм яшь буласыгыз килми", дип мине үгетләп тә карады. Әмма минем яшь калу түгел, яшәү проблемасы өстенрәк шул: җилкәдә ипотека, коммуналь-торак өчен түләү, балаларны ашату-киендерү, укыту һәм башка көндәлек мәшәкатьләрне дә кушсаң матурлык серенә төшенеп утырыр вакыт калмый.
«Бүген ташламалар көне бит, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска киңәш итәр идем», дип тә, ул күрсәткән кәгазьгә кулымны куярга күндерә алмагач, авызына су капкандай, башка сөйләшмәс булды. Бит алмамның сул ягына да яшәртү процессын үткәрәм дигәч, тагын аптырадым. Сездә ике як бит алмасы да каралмаган бит дип, гаҗәпләнүемне белдердем. Тиз генә бит тиресенең эластиклыгын арттыру процедураласын ашыгып кына бу як битемә дә ясады. Киткәндә дусларыгызның кесә телефоннарын да язып калдырыгыз әле дигән иде, кәрәзле телефонның батареясы утырган булып чыкты. Шулай килеп чыгуы яхшы да булды, аларның да башларын әйләндермәсеннәр әле.
Зилә МӨДӘРРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: в салоне красоты