Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

7 – 13 ДЕКАБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар атна башыннан романтик хисләргә бирелеп "канатланып" йөрер. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Финанс хәлегезне җайга салырга вакыт, юкса "банкрот"лыкка чыгуыгыз ихтимал. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларны бу атнада финанс яктан кыенлыклар көтә. Керемнәр булмый диярлек. Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булыр. Яраткан кешегез белән ачуланышкан...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар атна башыннан романтик хисләргә бирелеп "канатланып" йөрер. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Финанс хәлегезне җайга салырга вакыт, юкса "банкрот"лыкка чыгуыгыз ихтимал. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларны бу атнада финанс яктан кыенлыклар көтә. Керемнәр булмый диярлек. Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булыр. Яраткан кешегез белән ачуланышкан булсагыз, дуслашырга вакыт. Кемнәрнеңдер дөньяга карашы үзгәрер, барысын яңадан башлаучылар да булыр.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр өчен эшкә бай атна булачак. Сездән тырышлык һәм сабырлык таләп ителә. Шул вакытта гына алга китеш булыр һәм уңыш елмаер. Шәхси тормышыгызга килгәндә, җиңел булмаган сайлау көтелә. Финанс мәсьәләсендә керем дә, чыгым да булмыйча калмас.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, бу атнада үзегез турында гайбәт сүзләр ишетергә әзер булыгыз. Ишеткән сүзләрегезне йөрәгегезгә якын алмагыз, югыйсә чиргә сабышуыгыз бар. Янәшәгездә якын кешеләрегез һәм тугры дусларыгыз булганда бернәрсәгә дә кайгырмагыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, сез үз-үзегезгә ышанып дөрес эшлисез. Башкалар белән дә уртак тел тиз табарсыз. Болай булсагыз, финанс хәлегез дә яхшы якка үзгәрер. Яраткан кешегезгә, балаларыгызга карата игътибарыгызны күрсәтегез, алар моңа мохтаҗ.
КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада үзен гаиләсенә, андагы борчу-мәшәкатьләрне хәл итүгә багышлар. Күңелле вакыйгалар булуы ихтимал. Күптәнге хыялларыгыз чынга ашып куймасмы әле. Ләкин моның өчен үзегезгә тырышырга туры киләчәк. Ял көннәрендә туганнар белән күрешү комачау итмәс.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, сезгә атна башыннан бөтен нәрсәне уйлап эш итәргә туры килә. Хезмәттәшләр белән сүзгә килергә тырышмагыз. Югыйсә, эшегез дә бармас, ышанычны да акламассыз. Яраткан кешегезгә бүләк ясарсыз. Ял көннәрендә берәр кая бару, күңел ачу турында уйларсыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, атна сезнең өчен уңышлы. Сәламәтлегегезне ныгыту өчен бигрәк тә. Финанс хәлегезне ныгыту өчен яңа идеяләр барлыкка килер. Бәлки, шәхси бизнес белән шөгыльләнә башларсыз. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтегез бозылган булса, яхшырту өчен уңай вакыт.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, атна сезнең өчен уңышлы булыр, дип көтелә. Күптәнге хыялларыгызны чынга ашыру өчен зур мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Карагыз, ялкаулыкка бирешеп, уңышыгызны кулдан ычкындырмагыз. Ялгызларны яңа танышу-очрашу көтә. Аларның дәвамлы булуы ихтимал.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сезгә бу атнада бер урында гына утырып торырга туры килмәс. Бигрәк тә, эшегездә. Шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегезгә сезнең игътибар һәм кайгыртуыгыз кирәк. Күңелегездәге ачуны якыннарыгызга чыгармагыз, алар моңа лаек түгел.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, атна сәламәтлегегезне кайгырту өчен уңышлы. Ялгызларның гашыйк булып куюы бар. Шуңа атна буе "канатланып" йөрер. Эш мәсьәләсендә, башкалар турында уйламыйча, үз кесәгез турында гына кайгыртырсыз. Хезмәттәшләр белән бергә эшләү кулайрак булмасмы? Уйлагыз.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, атна башыннан эшкә бирелер, актив булыр. Атна дәвамында күңелле вакыйгалар булуы ихтимал. Мәсәлән, дуслар белән очрашу, яисә өйдә, гаилә белән бергәләп күңел ачу дисеңме. Яңа эшлекле танышулар көтелә. Алар бик нәтиҗәле булып, эшегездә алга китеш сизелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 7 13 декабрь гороскоп