Заман сулышы

10 декабрь 2015 яңалыклары

  • 10 декабрь 2015 - 13:47
    Тәкъзимә Мөдәрисовадан эрбет(кедр) чикләвеге белән салат
    Кирәк булачак: Катламлы салатка уртача зурлыкта 1-2 бәрәңге, 1-2 йомырка, 100-150 гр. сыер ите, 100 гр. сыр, 1-2 сарымсак тырнагы һәм майонез. Әзерләү: Беренче катка бәрәңгене иттаркыч аша чыгарсың, өстенә майонез сөртәсең. икенче катка иттарткыч аша ит саласың һәм майонез сөртәсең, өченче катка йомырканы угыч аша чыгары өстенә майлнез ягасың,...
    1111
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 13:42
    Лениногорскиның Кирлегәч авылы турында яңа китап чыкты
    Кирлегәч авылы турында яңа китап басылып чыкты. Ул элегрәк басылып чыккан китапның тулыландырылган варианты. Авторы - әлеге авылда туып, хәзер Әлмәттә яшәүче Әгъләм Бәдретдинов. "Кирлегәч авылы" исемендәге әлеге китап 200 тираж белән Әлмәт типографиясендә басылган.
    1098
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 13:16
    Баулы сәнгать мәктәбендә пакет белән "шартлаткыч" калдырып киткәннәр
    Бүген иртән Баулыдагы балалар сәнгать мәктәбендәбилгесез кеше тарафыннан калдырып киткән шикле пакетка тап булганнар. Әлеге ят табылдыкны беренче булып киенү-чишенү бүлмәсендә эшләүче хезмәткәр күреп алган. Ул бу хакта тизрәк мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итә. Тиз арада бинадагы кешеләрне чыгаралар, җирле полиция бүлегенә хәбәр ителә. Пакетта бомба муляжы табыла. Шунысы игътибарга лаек:...
    1091
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 12:02
    Сак булыгыз: киберҗинаятьчеләр активлашкан
    Элемтә министрлыгы әнә шулай дип кисәтә. Кырыгалдарлар кешеләрнең почталарына шифраторлы электрон хатлар җибәрә икән. Әлеге шифраторлар файлны активлаштыру белән эшли башлый. Хатта нигездә бурычлар, суд яки суд приставларының дәгъва эшләре кузгатуы турында сүз бара. Файлны ачу белән вирус*.doc, *.jpg, *.pdf белән файлларны шифрлый һәм билгеле бер счетка акча күчерүне таләп...
    956
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 11:27
    Өч балалы гаиләләргә субсидия күләме арта
    Дәүләт өченче бала туган яки менә-менә өченче сабыйлары дөньяга килергә торган гаиләләргә өстәмә түләү чарасы бүлеп бирде. Россия хөкүмәте рәисе боерыгы нигезендә әлеге юнәлешне финанслау күләме 925 миллион сумга арттырылган һәм ул 14,612 миллиард сум тәшкил иткән. Әлеге чара субсидия алуга хокукы булган гаиләләр саны арту һәм балалар өчен яшәү...
    923
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 10:30
    2016 ел – Су саклау зоналары елы булачак
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан ителү турындагы указга кул куйды. Указ нигезендә ТР Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда Су саклау зоналары үткәрү буенча оештыру комитетын төзеп, аның составын һәм өч айда төп чаралар планын эшләп раслага кушылып күрсәтмә бирелгән. http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/13088-kil%D3%99se-el-%E2%80%93-su-saklau-zonalaryi-elyi.html
    1004
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 10:12
    Минтимер Шәймиев – "Ел кешесе-2015" премиясе лауреаты булды
    Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең "Ел кешесе-2015" премиясе лауреаты булып танылды. Премияне Рус биография институты һәм Икътисади стратегияләр институты гамәлгә куйган. Казахстанның Россиядәге илчелеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге премия лауреатлары булып, "Халыкара мөнәсәбәтләр" номинациясендә җиңгән Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Кытай Халык республикасы рәисе Син...
    934
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 07:54
    Лениногорск укучыларын авыл хуҗалыгы буенча укырга чакырдылар (ФОТОЛАР)
    Иске Шөгер мәдәният йорты чыгарылыш класс укучылары һәм аларның укытучылары белән гөрләп торды. 9 декабрь көнне алар аграр югары уку йортлары вәкилләре белән очрашты. Бирегә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм уку йортлары вәкилләре килде. Ул көнне биология, экология,...
    1046
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 07:34
    Ана капиталы программасы 2018 ел азагына кадәр озайтылды
    Ышандырулар чынга ашты - ана капиталын түләү 2018 ел азагына кадәр озайтыла. Ишеткән булсагыз, берничә көн элек РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, идарә тармагы программаны 2018 елга кадәр озайту турындагы канун проектын әзерләп, РФ Хөкүмәтенә тапшырды, дип сөйләгән иде. Ә аңа кадшр ил Президенты Владимир Путин да...
    982
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 06:41
    "Ирләргә булмый ярап". Юмор остасы, автор-башкаручы Гөлгенәдән яңа клип. Карыйбыз!
    Популяр юмор остасы, автор-башкаручы Гөлгенә "Ирләргә булмый ярап" җырына үзенчәлекле клип төшергән. Үзе әйтүенчә, бу - татар эстрадасында беренче анимацион клип. "Элек "Заман" төркемендә андый клип бар иде, ләкин урыны белән генә. Ә бу тулысынча анимацион булды", - ди Гөлгенә. http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/51864-g%D3%A9lgen%D3%99d%D3%99n-berenche-animatsion-klip-video.html
    973
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 06:14
    Урдалы авылында инвалидларны хөрмәтләделәр
    Урдалы авылы мәчетендә, Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, авылыбызның инвалидларына табын әзерләдек, дип хәбәр итә Фагилә Шакирова. Хәзрәтебез вәгазьләр укыды, аларның хәлләрен сорады, исәнлекләре өчен дога кылды. Инвалидлар күңелләре булып, күп рәхмәт сүзләре әйтеп, өйләренә таралышты.
    883
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 05:40
    Лениногорскида күпме авыл хуҗалыгы товары җитештерелгән?
    Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең 11 айлык эшчәнлегенә йомгак ясалды, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Шушы вакыт эчендә тереләтә авырлыкта 4 мең 89 тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, 4 мең 258 баш бозау, 31 мең 211 баш чучка баласы алынган. Ел башыннан тулаем сөт саву күләме 15 мең 52...
    1180
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 05:24
    10 декабрь - Бөтендөнья футбол көне
    10 декабрь - бөтен җир шарында футбол көне, дип билгеләнә. Тарихчылар бу спорт төре турында мәгълүматны Кытай ягыннан таба. Кытайда футбол сүзе - Цу Чю дип йөртелә. Уенның кайчан барлыкка килгәне беркемгә дә билгеле түгел. 24 октябрь 1897 елда - беренче футбол уены оештырылган. 13 июль 1930 елда - Уругвайда...
    1605
    0
    0
  • 10 декабрь 2015 - 05:00
    Лениногорскилылар Мәңгелек утка чәчәкләр куйды
    Лениногорскида, Ватан Геройлары көне уңаеннан, Ветераннар Советы әгъзалары, администрация вәкилләре, нефть техникумының 3 нче курс студентлары Мәңгелек ут янына җыелды. Мемориаль ташка чәчәкләр куйды. Фотоларны "ФОТОРЕПОРТАЖЛАР" бүлегеннән карый аласыз.
    1568
    0
    0
Реклама