Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Баулы сәнгать мәктәбендә пакет белән "шартлаткыч" калдырып киткәннәр

Бүген иртән Баулыдагы балалар сәнгать мәктәбендәбилгесез кеше тарафыннан калдырып киткән шикле пакетка тап булганнар. Әлеге ят табылдыкны беренче булып киенү-чишенү бүлмәсендә эшләүче хезмәткәр күреп алган. Ул бу хакта тизрәк мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итә. Тиз арада бинадагы кешеләрне чыгаралар, җирле полиция бүлегенә хәбәр ителә. Пакетта бомба муляжы табыла. Шунысы игътибарга лаек:...

Бүген иртән Баулыдагы балалар сәнгать мәктәбендәбилгесез кеше тарафыннан калдырып киткән шикле пакетка тап булганнар.
Әлеге ят табылдыкны беренче булып киенү-чишенү бүлмәсендә эшләүче хезмәткәр күреп алган. Ул бу хакта тизрәк мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итә. Тиз арада бинадагы кешеләрне чыгаралар, җирле полиция бүлегенә хәбәр ителә. Пакетта бомба муляжы табыла.
Шунысы игътибарга лаек: пакетны табып алган хезмәткәр аңа кадәр мәктәпкә килгән 35 яшьләр тирәсендәге ир-атны да күреп калган була. Нинди йомыш белән килүен, дәфтәргә теркәп кую өчен исемен дә сораган була. Әмма ир-ат аны-моны әйтми генә машинасына утырып, тизрәк табан ялтырата. Әлеге ханым машинасының номерын истә калдырырга өлгерә.
Соңыннан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре моның өйрәнүләр генә булуын җиткерә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51909-baulyi-s%D3%99ngat-m%D3%99kt%D3%99bend%D3%99-paket-bel%D3%99n-shartlatkyich-kaldyiryip-kitk%D3%99nn%D3%99r.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бомба