Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучыларын авыл хуҗалыгы буенча укырга чакырдылар (ФОТОЛАР)

Иске Шөгер мәдәният йорты чыгарылыш класс укучылары һәм аларның укытучылары белән гөрләп торды. 9 декабрь көнне алар аграр югары уку йортлары вәкилләре белән очрашты. Бирегә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм уку йортлары вәкилләре килде. Ул көнне биология, экология,...

Иске Шөгер мәдәният йорты чыгарылыш класс укучылары һәм аларның укытучылары белән гөрләп торды. 9 декабрь көнне алар аграр югары уку йортлары вәкилләре белән очрашты. Бирегә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм уку йортлары вәкилләре килде.

Ул көнне биология, экология, химия предметлары буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләделәр.

Җәй айларында авылда ашлык амбарларында, хуҗалыкта аеруча тырышып эшләгән укучыларга авыл хуҗалыгы идарәсенең Рәхмәт хаты һәм акчалата премиясе тапшырылды.

Агропромышленность комплексында нәтиҗәле эшләүләре өчен муниципаль районның Рәхмәт хатына бер төркем хезмәтчәннәр лаек булды.

Бу хакта тулырак "Заман сулышы"ның киләсе санында укыгыз.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студенты

2
X