Татарстанда 1-13 гыйнварда ВИЧ-инфекция йоктыруның 26 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Аерым алганда, Казанда шундый 9 очрак ачыкланган, Чаллыда - 7, Әлмәттә -2, Азнакай, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай районнарында - 1әр очрак.