Заман сулышы

Әлмәтле машинасында янып үлә язган

Кичә иртәнге тугызынчы яртыларда янгын частена Маяковский урамындагы бер йорт ишегалдында «Рено Меган»га ут кабу турында хәбәр керә. Урынга килеп җиткән янгынчылар ут белән көрәшергә тотына. Шулчак машина эчендә кеше барлыгы ачыклана. Янгын сүндерүчеләр аннан шок хәлендәге 1989 елгы егетне тартып алалар. Ул машинасын кабызып җылытырга уйлаган һәм йоклап киткән....

Кичә иртәнге тугызынчы яртыларда янгын частена Маяковский урамындагы бер йорт ишегалдында «Рено Меган»га ут кабу турында хәбәр керә.
Урынга килеп җиткән янгынчылар ут белән көрәшергә тотына. Шулчак машина эчендә кеше барлыгы ачыклана. Янгын сүндерүчеләр аннан шок хәлендәге 1989 елгы егетне тартып алалар. Ул машинасын кабызып җылытырга уйлаган һәм йоклап киткән. Төтенгә агуланган шофер хастаханәгә барудан баш тарта. Янгынның сәбәбе - электрүткәргечнең төзек хәлдә булмавы. Машина 2007 елгы була, дип яза "Әлмәт таңнары".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: