Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Рөстәм Миңнеханов: “Гаиләдә кечкенә балалар булганда, газны болай гына сүндерергә ярамый”

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә социаль куркынычлык зонасында булган гражданнар белән эш буенча профилактика төркемнәре нәтиҗәлеге турында сүз барды. ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Доклад белән ТР гражданнар...

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә социаль куркынычлык зонасында булган гражданнар белән эш буенча профилактика төркемнәре нәтиҗәлеге турында сүз барды.
ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Доклад белән ТР гражданнар оборонасы эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты указы нигезендә янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр белән профилактика эше уздырыла. Узган атна дәвамында белгечләр күп балалы 1350 һәм имин булмаган 600 гаиләдә булды. Кайберләре буенча балаларын гаиләдән алу турындагы карарлар кылынды. Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, әлеге эш дәвам итә, бу эштә шулай ук полиция, җирле хакимият органнары вәкилләре һәм социаль хезмәткәрләр катнаша.
Бу мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, җылылыкны сүндерү турындагы карарлар кабул иткәнче, балалар сәламәтлегенә тәэсире турында уйларга кирәк. "Гаиләдә кече яшьтәге балалар булганда, без газны болай гына сүндерә алмыйбыз. Билгеле, бу катлаулы гаиләләр, төрле ата-ана була. Ләкин балалар гаепле түгел, ә без, беренче чиратта, аларны кайгыртырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/01/16/117424/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев