Заман сулышы

20 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 20 гыйнвар 2016 - 13:42
    Игътибар, һава торышы бозыла
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген 18:00 сәгатьтән һава торышы көйсезләнә башлый. Көйсез һава торышы бер тәүлеккә сузыла, дип кисәтә синоптиклар. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык саклана, томан төшә. Күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнге сәгатьләрдә җилнең тизлеге секундына 15-18 (Казанда иртән һәм көндез...
    490
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 12:55
    Буранда адашкан малайның хәле яхшырган
    Егорның исән калуын күпләр могҗизага тиңли. Көндез чыгып киткән 9 яшьлек малайны икенче көнне таң алдыннан гына, карда йоклаган килеш табып алалар. Ул дәү әнисенә кунакка барырга чыккан җиреннән буранда адашып, йоклаган була. Егор үзе Яшел Үзәннән, әтисе белән генә яши. Шимбә көнне әтисенең эчеп кайтканын күргәч, ул башта якында...
    499
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 11:13
    Лениногорскида дәүләт теркәве хезмәткәре акча үзләштерүдә гаепләнә
    Аны Лениногорск эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Лениногорск бүлекчәсенең элеккеге хезмәткәре мошенниклыкта гаепләнә. Полицийскийлар ачыклаганча, ул 2014 елның августыннан 2015 елның сентябренә чаклы үзенең танышларына базар бәяләреннән арзанракка торак, җир участоклары сатып алу, аны рәсмиләштерү хезмәтләрен...
    522
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 10:14
    Лениногорскида трактор боз астына киткән (фотолар)
    Бүген төш вакытында социаль челтәрләрдә шундый мәгълүмат пәйда булды. Фотографияләргә комментарийлар язучылар арасында берсе: "Бу көннәрдә шәһәрдә картинг буенча ярышлар булырга тиеш иде бит. Тракторчыны сулык өстен чистартырга җибәргән булганнардыр инде", дигән. Икенче берсе: "Бозның калынлыгын үлчәмичә тракторны чистартырга куйганнар. Кем гаепле???" дигән язу калдырган...
    463
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 09:05
    Лениногорскида бер балага песи һөҗүм иткән
    Шәһәрдәге бер гаиләдә песи 8 яшьлек балага һөҗүм иткән. Уен барышында ул тикторганда үзен агрессив тота башлый һәм яшь хуҗабикәсенә ташлана. Бик каты башын тырный. Әти-әниләре "ашыгыч ярдәм" чакырта, тик песи һаман саен ыргыла һәм балага якын җибәрми. Шуннан соң коткаручыларны чакыралар, алар аны тотып, йоклау өчен санэпидстанциягә тапшыра, дип...
    566
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 07:36
    Сугышлыда авыл җыены үтте (фотолар)
    Районыбыз авылларында халык белән очрашу-җыеннар башланды. Сугышлыдагысына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, төрле хезмәт вәкилләре килде, авыл халкы катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгирова узган елда эшләнгән, быел башкарылачак эшләр турында хисап тотты. Быел сугышлыларны күңелле яңалык көтә: авыл клубы капиталь ремонтланачак. Югыйсә, ул бик иске, таушалган хәлдә иде. Шушы авыл...
    564
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 06:17
    20 яшьлек кыз ай ярымлык баласын үтергән
    Кыз никахсыз яшәгән элекке иренә төрле смслар җибәрә. Башта ай ярымлык балаларының үлүе турында хәбәр итә. Аннары аны хастаханәгә салдылар дип яза. Каенанасы бөтен хастаханәләргә шалтыратып чыга. Әмма беркайда да баланы тапмый. Шуннан соң полициягә барырга мәҗбүр була. Бу фаҗига Свердловск өлкәсендә була. Полиция килгәндә кыз ишек ачмый. Аны ватып...
    475
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 06:17
    Лениногорск укучылары җиңүчеләр арасында
    Күптән түгел Казанда география буенча республика олимпиадасы һәм әлеге фәннең региональ этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр, арада лениногорскилылар да бар. 11нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы Илмир Низамов республика туры, ә 6нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Илья Комбаров региональ этап призеры булды. Котлыйбыз!
    484
    0
    0
Реклама