Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугышлыда авыл җыены үтте (фотолар)

Районыбыз авылларында халык белән очрашу-җыеннар башланды. Сугышлыдагысына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, төрле хезмәт вәкилләре килде, авыл халкы катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгирова узган елда эшләнгән, быел башкарылачак эшләр турында хисап тотты. Быел сугышлыларны күңелле яңалык көтә: авыл клубы капиталь ремонтланачак. Югыйсә, ул бик иске, таушалган хәлдә иде. Шушы авыл...

Районыбыз авылларында халык белән очрашу-җыеннар башланды. Сугышлыдагысына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, төрле хезмәт вәкилләре килде, авыл халкы катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгирова узган елда эшләнгән, быел башкарылачак эшләр турында хисап тотты. Быел сугышлыларны күңелле яңалык көтә: авыл клубы капиталь ремонтланачак. Югыйсә, ул бик иске, таушалган хәлдә иде. Шушы авыл җирлегенә керүче Юлтимердә электр линияләре һәм баганалары алмаштырылачак.
Хәзерге көндә ике авылга 866 кеше яши. Үткән елда ике бала туган, 13 кеше үлгән.
Тагын нинди вакыйгалар булган, нәрсәләр эшләнгән, авыл халкын ни борчый? Болар хакында "Заман сулышы"ның киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыен авыл җирлекләре