Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида дәүләт теркәве хезмәткәре акча үзләштерүдә гаепләнә

Аны Лениногорск эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Лениногорск бүлекчәсенең элеккеге хезмәткәре мошенниклыкта гаепләнә. Полицийскийлар ачыклаганча, ул 2014 елның августыннан 2015 елның сентябренә чаклы үзенең танышларына базар бәяләреннән арзанракка торак, җир участоклары сатып алу, аны рәсмиләштерү хезмәтләрен...

Аны Лениногорск эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Лениногорск бүлекчәсенең элеккеге хезмәткәре мошенниклыкта гаепләнә. Полицийскийлар ачыклаганча, ул 2014 елның августыннан 2015 елның сентябренә чаклы үзенең танышларына базар бәяләреннән арзанракка торак, җир участоклары сатып алу, аны рәсмиләштерү хезмәтләрен тәкъдим иткән. Үз эшен гамәлдә булмаган ниндидер социаль программа нигезендә эшлим дип аңлаткан, шулай итеп 11 гражданны алдаган.
Аңа 80 нән 400 меңгәчә акча түләгәннәр, барлыгы 3млн 380 мең сум акча түләтеп, аны үзләштергән.
Республика буенча тикшерү комитеты тарафыннан аңа карата җинаять эше кузгатылган. 6 елга чаклы ирегеннән мәхрүм ителү һәм штраф түләү яный.
Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте
Чыганак:http://mvd.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined