Заман сулышы

1 февраль 2016 яңалыклары

  • 1 февраль 2016 - 17:16
    Лениногорскида цирк ташлап калдырган җәнлекләрне башка урынга күчерделәр
    Алар Яңа елдан бирле "Юбилейный" паркында вагончыкларында яшәделәр. Шәхси эшмәкәр Айрат Гыймаев шушы көннәрдә аларны үз автотранспорт предприятиесе территориясенә күчерде, адресы Трубная, 7 нче йорт, 1 нче корылма. Ул аларны үз хисабына су һәм җылылык белән тәэмин итәчәк. Ә ашату буенча лениногорскилылар ярдәм итәр, дип өметләнә. Чыганак һәм тулырак:http://www.evening-kazan.ru
    402
    0
    0
  • 1 февраль 2016 - 12:56
    Коточкыч һәлакәт: үзе идарә иткән машинасына тапталып үлгән
    Куркынычсызлык каешы эләктермичә йөрүнең аяныч хәлләргә китерү ихтималы зур. Мәскәү - Уфа юлының Мамадыш районы биләмәсендә булган һәлакәт шул хакта сөйли. Nissan Micra автомобиле белән идарә итүче 66 яшьлек хатын-кыз да куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Ул тизлек режимын арттыра, юл читенә чыгып, кар көртенә килеп керә. Шуннан соң автомобильне 360...
    370
    0
    0
  • 1 февраль 2016 - 11:38
    Лениногорскида урам уртасында талаганнар
    Садриев урамында 2000 елгы яшүсмернең 32 меңлек кәрәзле телефонынын талап алалар. Озак вакыт үтми участковый балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучы ике яшүсмерне туктата, телефонны алар урлаган булып чыга.
    433
    0
    0
  • 1 февраль 2016 - 10:55
    Вәсилә Фәттахова иҗатын яратучылар гаеплеләрне табуны таләп итә
    Гыйнвар ахырында бала тапканнан соң 36 яшендә вафат булган Вәсилә Фәттахованың иҗатына гашыйк булучылар Башкорстан прокуроры исеменә петиция язган. Анда алар операция ясаучыларны җаваплылыкка тартуны үтенә. Петициядә "Табибларның үз эшләренә салкын караулары аркасында без искиткеч җырчы, ике бала әнисен югалттык. Аның вакытсыз үлеменендә гаепле булган табибларны җаваплылыкка тартуны һәм табиб...
    458
    0
    0
  • 1 февраль 2016 - 08:38
    Лениногорскидагы “Магнит”ны басарга уйлаган
    Төнлә белән берәү Шашин урамындагы "Магнит" кибетенә кереп акча урларга була Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренең грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә карак бик тиз тоткарлана. Ул 1992 елгы Казан шәһәре кешесе булып чыга. Аның Чайковский урамындагы бер йорттан киемнәр урлавы да мәгълүм була.
    405
    0
    0
  • 1 февраль 2016 - 07:51
    Лениногорскида театрлар бәйгесе узды, җиңү - безнекеләрдә(фотолар)
    29 гыйнварда 3 нче мәктәптә традицион зональ театрлар бәйгесе булып узды. Ул быел Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Бәйгене 3 нче мәктәп укучылары башлап җибәрде. Төрле шигырьләргә инцинировкалар күрсәтелде. Укытучылар һәм укучылар бик тырышканнар. Иң яхшылары дүрт номинациядә билгеләнде. I урынны 7 мәктәп, 12 нче мәктәп, 5...
    441
    0
    0
  • 1 февраль 2016 - 05:38
    Казан-Әлмәт юлында бер гаилә үлгән
    Әлеге коточкыч юл-транспорт һәлакәте шимбә көнне көндезге өчләр тирәсендә була. Алдан фаразлаулар буенча, Казан-Әлмәт трассасының 21 нче чакрымында "Лада Калина" автомобилен йөртүче идарәне югалтып каршы як полосага чыга һәм "Форд" микроавтобусы белән йөзгә-йөз бәрелешә. "Калина"дагы ир-ат һәм 15 яшьлек кыз шунда ук һәлак була. Хатын-кыз хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында...
    479
    0
    0
  • 1 февраль 2016 - 05:19
    1-7 февральгә йолдызнамә
    КУЧКАР (21.03-20.04)лар атнасы киеренке булыр мөгаен. Максатка ирешү юлында шәхси проблемалар комачау итәчәк. Шуңа да йолдызлар сезгә башка юл табарга киңәш итә. Уңышка ирешергә теләсәгез үзегезне ялтыравык итеп күрсәтү берни бирмәс, киресенчә, тыныч кына үз эшегезне башкарыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә белемне арттырырга кирәк булачак, чөнки йөкләнелгән эшне башкару кыенлашырга мөмкин....
    417
    0
    0
Реклама