Заман сулышы

Казан-Әлмәт юлында бер гаилә үлгән

Әлеге коточкыч юл-транспорт һәлакәте шимбә көнне көндезге өчләр тирәсендә була. Алдан фаразлаулар буенча, Казан-Әлмәт трассасының 21 нче чакрымында "Лада Калина" автомобилен йөртүче идарәне югалтып каршы як полосага чыга һәм "Форд" микроавтобусы белән йөзгә-йөз бәрелешә. "Калина"дагы ир-ат һәм 15 яшьлек кыз шунда ук һәлак була. Хатын-кыз хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында...

Әлеге коточкыч юл-транспорт һәлакәте шимбә көнне көндезге өчләр тирәсендә була.
Алдан фаразлаулар буенча, Казан-Әлмәт трассасының 21 нче чакрымында "Лада Калина" автомобилен йөртүче идарәне югалтып каршы як полосага чыга һәм "Форд" микроавтобусы белән йөзгә-йөз бәрелешә. "Калина"дагы ир-ат һәм 15 яшьлек кыз шунда ук һәлак була. Хатын-кыз хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә. Автобус йөртүче һәм аның пассажиры зыян күрмәгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: