Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1-7 февральгә йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар атнасы киеренке булыр мөгаен. Максатка ирешү юлында шәхси проблемалар комачау итәчәк. Шуңа да йолдызлар сезгә башка юл табарга киңәш итә. Уңышка ирешергә теләсәгез үзегезне ялтыравык итеп күрсәтү берни бирмәс, киресенчә, тыныч кына үз эшегезне башкарыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә белемне арттырырга кирәк булачак, чөнки йөкләнелгән эшне башкару кыенлашырга мөмкин....

КУЧКАР (21.03-20.04)лар атнасы киеренке булыр мөгаен. Максатка ирешү юлында шәхси проблемалар комачау итәчәк. Шуңа да йолдызлар сезгә башка юл табарга киңәш итә. Уңышка ирешергә теләсәгез үзегезне ялтыравык итеп күрсәтү берни бирмәс, киресенчә, тыныч кына үз эшегезне башкарыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә белемне арттырырга кирәк булачак, чөнки йөкләнелгән эшне башкару кыенлашырга мөмкин. Кыска гына вакыт эчендә укып, нәрсәдер өйрәнә алмассыз, шуңа да сездән тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрегездән ярдәм сорарга читенсенмәгез. Дусларыгыз белән очрашырга мөмкин.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада шикле чараларда катнашмавыгыз хәерлерәк. Белмәгәнне якыннарыгыздан сорагыз, алар дөрес киңәш бирер. Нәрсәгәдер ирешү өчен бик күп көч түгәргә кирәк булуын аңларсыз. Башкалардан аермалы фикер йөртүегез якын киләчәктә уңай нәтиҗәләр бирер.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, эшлекле сөйләшү, килешүләр өчен уңышлы атна булачак. Тәҗрибә һәм интуициягез катлаулы хәлләрдән чыгарга ярдәм итәр. Барлык мәсьәләләрне яраткан кешегез белән уртага салып сөйләшегез. Туганнарыгызның эшенә кысылмавыгыз хәерлерәк.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның көндәлек эшләрендә ялгышлар булуы ачыкланырга мөмкин. Алар сезгз максатка ирешү юлында алага бару өчен комачаулый. Йолдызлар әлеге ялгышларны бетерү өстендә эшләргә кирәк ди. Артык нык эшләп сәламәтлегегез турында гына онытып җибәрмегез.
КЫЗ (23.08-22.09)ларны эштән бүлдереп, ял итүгә кызыксындыру чаралары күп булыр. Әмма күңел ачу матди хәлегезгә тискәре йогынты ясаячак бит, моңа тиз төшенерсез. Шуңа да эшегезгә комачау итми торган ял итү режимын сайларга кирәк булачак. Мәхәббәт өлкәсендә бар да яхшы булыр төсле.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, иске карашлы булуыгыз сезне кыен хәлгә калдырырга мөмкин. Шулай да традицияләрне саклап калырга кирәк. Әгәр дә ниндидер бер карарга килү кыен икән, якыннарыгызга мөрәҗәгать итә аласыз. Көнкүреш мәшәкатьләре белән шөгыльләнү канәгатьлек хисе бирер.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар үзләрен ялгыз итеп тояр. Шулай булса да тирә-юньдәгеләр белән якынаерга ашыкмыйсыз. Йолдызлар сезнең өчен якын, уңай хисоләр тудыручы кешеләр белән аралашырга киңәш итә. Иҗади эшләр белән шөгыльләнү өчен дә уңай вакыт.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар. Әгәр дә эшегездә уңышка ирешергә теләсәгез, хәзерге вакытта дусларыгыз белән очрашу-аралашудан тыелып торырга кирәк. Алар белән финанс мәсьәләләр хакында сөйләшмәвегез хәерлерәк. Актив, батыр булуыгыз проблемаларны җиңәргә, матди хәлегезне яхшыртырга мөмкинлек бирә.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр тормышында килеп туган вакыйгалар киләчәк планнарын җимереп ташларга мөмкин. Чикләүләрне җиңү авыр булачак. Шуңа да йолдызлар максатка ирешүнең башка юлларын эзләргә, табарга киңәш итә. Якыннарыгыз ярдәменә таяна аласыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга тирә-юньдәгеләргә артык ышанырга ярамый, ди йолдызлар. Нәкъ менә хәзер сезгә явызлык эшләргә теләүчеләр каршыгызга очрарга мөмкин. Бәхәсләшергә, дөрес икәнегезне расларга кирәкми, бар да үз вакыты белән җайланыр. Атна ахырында финанс хәлегез уңай якка үзгәрер төсле.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, бу атна сезнең өчен җиңел булмаячак. Тормышыгызда нәрсәдер үзгәртергә ашыкмагыз. Якыннарыгыз киңәшенә колак салыгыз, үзегезчә эшләгез. Планнар корып, аларны тормышка ашырыргы тырышыгыз. Яңа танышларыгыз гомерлек дусларыгыз булып китүе ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп

2
X