Заман сулышы

6 февраль 2016 яңалыклары

  • 6 февраль 2016 - 16:12
    Вәсилә Фәттахованың иртә өзелгән гомереннән соң язылган шигырь
    Сорыйсылар килә Елгалардан гөрләп сулар ага, Чайкап тәбәш комлы ярларын. Безнең дә бит гомер шулай уза, https://vk.com/search?c[section]=audio&c[q]=%C2%E0%F1%E8%EB%FF%20%D4%E0%F2%F2%E0%F5%EE%E2%E0&c[performer]=1 Тик белмибез генә , буйларын. Комлы сәгатьләрнең сары комы, Бөртек - бөртек коела сузылып. Һәм соңыннан, азак, туктап кала, Тавыш тынсыз...тып-тын өзелеп. Бере туа, ә кемедер кинәт кенә, Җептәй өзә яп - яшь...
    525
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 13:32
    Татарстанга салкыннар кайта
    Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез - 14 градус салкын булачак. Казанда төнге сәгатьләрдә - 6-8, көндез - 11 градус салкын булыр дип фаразланыла. Бүген урыны белән томан төшү мөмкинлеге бар. Күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана. Бераз кар ява, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә....
    363
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 12:46
    Германиядән Чирмешәнгә килгән яшьләр яшел түбәләргә шаккаткан
    Арне, Фредерико һәм Нико Чирмешәнгә Германиядән кадәр килгәннәр. Немец яшьләре волонтер ( үз теләге белән ярдәм итүче кеше) хәрәкәтендә актив катнашалар икән. -Сездә бик ошады, - ди алар. - Халык бик кунакчыл, кая барсак та безне ачык йөз белән каршы алдылар. Германиядә сезнең тормышны бераз башкача кузаллый идек, килеп күргәч,...
    529
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 12:24
    Тортны оста пешерә (фотолар)
    Кулыннан эш килгәннәргә акча эшләү мөмкинлеге бар хәзер. Социаль челтәрләрдә үз төркемнәрен булдырып, шуның ярдәмендә кемдер кием-салым сату, икенчеләр тырнак ясау белән шөгыльләнә. Ә менә шәһәребездә яшәүче Зинфира ханым Закирова тортлар пешерә. Заказ буенча тортлар пешерү теләге җәй ахырында туа, сентябрьдә тәвәкәлләп бу эшне башлып җибәрәләр. -Кулымнан килә икән, шәхси...
    424
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 12:17
    Лениногорскида чаңгыны прокатка кайдан алырга була
    Лениногорскида чаңгыларны прокатка Лыжная урамы, 25нче йорт адресы буенча ("Яшьлек" спорткомплексы) алырга була. Анда керү өчен бинаның арткы ягына әйләнеп үтәргә кирәк. Ул 2 декабрьдән эшли башлаган, биредә 200 чаңгы бар. Өр-яңалар, заманча эшләнелгәннәр, аяк киемен дә каптырып җәфаланасы түгел, автомат рәвешендә үзе чаңгыга тоташа. Аяк киемнәре дә уңай һәм...
    344
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 10:28
    Илсөя Бәдретдинова өч бүлмәле фатир алган
    Хатын-кызлар бу дөньяда барлык эшләрне үзләре башкарып чыга алалар. Алар өчен чикләр юк. Мәсәлән, күптән түгел Илсөя Бәдретдинова 3 бүлмәле фатир сатып алган. Ремонт эшләрен дә башыннан ахырынына кадәр үзе башкарган. Квартираның бер бүлмәсен ул бик оригиналь ясап чыккан: түбәсе кап-кара, стеналары кызыл, ә мебель ак төстән, дип яза "TMTV"...
    522
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 09:30
    Гөлүсә Хәйруллинадан җиңел торт
    Ике кечерoк банан, 2 йомырка, 400 гр. сөт - барысын бергә блендерда бутыйсың. Кирәгенчә овсянка оны, бераз бодай оны кушып, майсыз табада зур коймак кебек пешерәсең. Эчлегенә: эремчек, бал. Тәмле булсын!
    389
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 09:19
    Экстрасенс Алсу Газимҗанова киләчәк турында менә нәрсәләр фаразлый
    8 февральдә көнчыгыш календаре буенча Яңа ел башлана. Экстрасенс Маймыл елына фаразларын җиткерә. Сәясәт - Безгә дошман булганнар союздашка әйләнәчәк. Ә без ышанып йөргән илләр безгә каршы чыгарга мөмкин. Мин Россия белән Белоруссия конфликтын күрәм һәм Эстония, Латвия белән мөнәсәбәтләр яхшырырга тиеш. Урта Азиядән булган республикалар белән дә аралар яхшы...
    387
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 09:06
    Дүртенче баласын ванна бүлмәсендә тапкан
    Әлеге хәл Яр Чаллы шәһәрендә була. Ашыгыч ярдәм хезмәтен фатирына бала тапкан хатын-кыз үзе чакырта. Мөрәҗәгать итүче 38 яшьлек хатын-кызның аңлатуынча, ул баланы өй шартларында тапкан. Соңрак ачыкланганча, бу аның дүртенче баласы икән инде. Ана кеше һәм аның юыну бүлмәсендә - суда дөньяга килгән сау-сәламәт нарасые бала тудыру йортына тикшеренергә...
    330
    0
    0
Реклама