Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида чаңгыны прокатка кайдан алырга була

Лениногорскида чаңгыларны прокатка Лыжная урамы, 25нче йорт адресы буенча ("Яшьлек" спорткомплексы) алырга була. Анда керү өчен бинаның арткы ягына әйләнеп үтәргә кирәк. Ул 2 декабрьдән эшли башлаган, биредә 200 чаңгы бар. Өр-яңалар, заманча эшләнелгәннәр, аяк киемен дә каптырып җәфаланасы түгел, автомат рәвешендә үзе чаңгыга тоташа. Аяк киемнәре дә уңай һәм...

Лениногорскида чаңгыларны прокатка Лыжная урамы, 25нче йорт адресы буенча ("Яшьлек" спорткомплексы) алырга була.



Анда керү өчен бинаның арткы ягына әйләнеп үтәргә кирәк. Ул 2 декабрьдән эшли башлаган, биредә 200 чаңгы бар. Өр-яңалар, заманча эшләнелгәннәр, аяк киемен дә каптырып җәфаланасы түгел, автомат рәвешендә үзе чаңгыга тоташа. Аяк киемнәре дә уңай һәм җылы, алар 36 размердан алып 46гача.

Чаңгы шуарга дип килгән кеше шунда кереп спорт киемен кия ала, үзенең аяк киемнәрен, сумкасын калдыра ала. Ул саклана һәм моның өчен түләргә кирәкми. Дөрес, чаңгы алу өчен паспорт, яки шәхесеңне раслый торган документ, туу таныклыгы калдырасы була. Бер сәгать чаңгы алып тору хакы - 100 сум. Мәктәп, уку йортлары укучылары өчен 50 сум түләү каралган.

Прокат дүшәмбедән алып шимбәгә кадәр, иртәнге 8дән алып кичке 4кә кадәр эшли. Якшәмбе көнне бирегә сәгать көндезге 10нан алып кичке 5кә кадәр килергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X