Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Германиядән Чирмешәнгә килгән яшьләр яшел түбәләргә шаккаткан

Арне, Фредерико һәм Нико Чирмешәнгә Германиядән кадәр килгәннәр. Немец яшьләре волонтер ( үз теләге белән ярдәм итүче кеше) хәрәкәтендә актив катнашалар икән. -Сездә бик ошады, - ди алар. - Халык бик кунакчыл, кая барсак та безне ачык йөз белән каршы алдылар. Германиядә сезнең тормышны бераз башкача кузаллый идек, килеп күргәч,...

Арне, Фредерико һәм Нико Чирмешәнгә Германиядән кадәр килгәннәр. Немец яшьләре волонтер ( үз теләге белән ярдәм итүче кеше) хәрәкәтендә актив катнашалар икән.


-Сездә бик ошады, - ди алар. - Халык бик кунакчыл, кая барсак та безне ачык йөз белән каршы алдылар. Германиядә сезнең тормышны бераз башкача кузаллый идек, килеп күргәч, икенче төрле икәнен аңладык. Россия - алга киткән дәүләт. Безне шаккатырган әйберләр дә күп булды. Әйтик, сездә яшел түбәле йортлар бик күп. Авыл урамнарының исемнәре ике телдә язылган. Кар шулкадәр күп буладыр дип уйламаган идек. Сезнең кибетләрдә экзотик яшелчәләрне күп саталар. Аннан соң сыраны да зур-зур пластик шешәләрдә, мөгаен, Россиядә генә күреп буладыр.
Мәчет манарасыннан яңгыраган азан тавышы да кунакларны нык гаҗәпләндергән. Аларны озатып йөрүче Альмир Жораевка бу хакта аңлатып бирергә туры килгән. Германиядә мәчетләр, нигездә, илнең көнбатыш өлешендә урнашкан икән, ә безгә килгән яшьләр - Германиянең көнчыгышыннан.
-Бер авылда кулдан киселгән токмач ашына катык салып ашадык, бу безнең өчен бик гаҗәп хәл булды, - ди Арне. - Безне Чирмешәндә әрмәннәрнең ипи пешерү цехына да алып керделәр, монда да ошады. Без чын күңелдән сезнең халыкка рәхмәтебезне белдерәбез

Гөлсирә Шәрифуллина Чыганак:http://nashcheremshan.ru/tt/




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев