Заман сулышы

7 февраль 2016 яңалыклары

  • 7 февраль 2016 - 17:53
    Лениногорскилыларга 8-14 февральгә йолдызнамә
    КУЧКАР (21.03-20.04)лар, интуициягезгә таянып эш йөртсәгез, теләгәнегезгә ирешерсез. Дусларыгыз-якыннарыгызга күбрәк ышаныч белдереп, араларны җайларга тырышыгыз. Шул ук вакытта сөйгәнегез турында да онытып җибәрмәгез, юкса көнләшүе бар. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, эшегезгә һәм карьерагызга игътибарны күбрәк бирергә кирәк булачак. Җитәкчегез белән араларны җайлау өчен дә уңайлы вакыт. Тормышка карашыгыз үзгәрер...
    386
    0
    0
  • 7 февраль 2016 - 17:05
    Лениногорскида бер көндә ике мунча янды
    Беренчесе иртән Сарабиккол авылында янган иде. 12 сәгать 57 минутта шәһәрдәге Девонская урамындагы бер йорттагы мунчага ут капкан. Аның өлешчә түбә өслеге яна. Ике янгында да зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә МЧС сайты һәм халыкка ут белән сак булырга, янгын куркынычсызлыгының барлык таләпләрен дә төгәл үтәргә куша.
    402
    0
    0
  • 7 февраль 2016 - 15:48
    Бөгелмәдә ике бала һәм бер олы кеше газ белән агуланган
    Бүген Бөгелмәдә өч кеше - ике бала һәм аларның 42 яшьлек әниләре газ белән агуланган. Гафиатуллин урамындагы бер торак йортта яшәүчеләрдән хәбәр 11:55тә алынган. Сөенечкә, ярдәм вакытында килеп җитеп, кешеләр исән калган. Биш һәм 12 яшьлек малайларны Бөгелмәнең балалар хастаханәсенә озатканнар. Алар уртача хәлдә. Әниләре госпитализациядән баш тарткан. Әлеге хәлнең...
    341
    0
    0
  • 7 февраль 2016 - 15:40
    БДИ бирү буенча видеоконсультацияләр әзерләнгән
    Белем бирү һәм фән өлкәсе буенча күзәтчелек итү федераль хезмәте үзенең Youtube-каналында БДИ га әзерләнү буенча видеоконсультацияләр урнаштырды. Уңайлы булсын өчен видеороликларда йөгерек юллар бар, ул мәгъълүматны тавышны сүндергән килеш тә карага мөмкинлек бирә. Һәр предмет буенча видеоконсультацияне тулы килеш тә, тематик фрагментлар рәвешендә дә алырга мөмкин. Мәгариф идарәсе матбугат...
    379
    0
    0
  • 7 февраль 2016 - 15:33
    Лениногорскилыларның ЖКХ өчен 97 миллионнан артык бурычы бар
    Мэриянең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә халыкның торак-коммуналь - хуҗалыгы буенча җыелган бурычлары буенча киңәшмә үтте.Төзелеш һәм ТКХ мәгълүмати ресурслар үзәге директоры Фәрид Фәрхетдинов бу хәлгә тулы анализ ясады. 1 февральгә лениногорскилыларның ресурслар белән тәэмин итү оешмаларына 97 миллионнан артыграк бурычы бар. Арада коммуналь хезмәтләр өчен еллар буе...
    459
    0
    0
  • 7 февраль 2016 - 15:17
    Сарабикколда мунча янган
    Янгын бүген иртәнге сәгатьләрдә килеп чыга. 6 сәгать 20 минутта Сарабикколда янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. Ут ялкыны 9 кв.метр араны чолгап ала. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә МЧС сайты Фото әлеге сайт архивыннан
    850
    0
    0
  • 7 февраль 2016 - 10:37
    Илсөя Бәдретдинова: "Туган көнемне якыннарым белән үткәрдем"
    Татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинова Казанда өч бүлмәле фатир алган. Әмма ниндидер имеш-мимешләр буенча, аңа бу фатирны беркем дә бүләк итмәгән. Илсөя аны ипотекага алган, өстәвенә фатирга акча кертү өчен ел ярым элек кенә алган Chevrolet Orlando машинасын да саткан. - Гомере буе машина йөртү турында хыялланып үскән кыз...
    407
    0
    0
  • 7 февраль 2016 - 09:39
    Татарстанда бер мәчеттән сәдәкалар тартмасы урланган
    6 февральгә каршы көндә Сокуры бистәсендәге "Юлчы" мәчетеннән сәдакалар җыелган тартма юкка чыккан. Бу хәл турында "Эфир-24" хәбәр итә. Тартманың юкка чыгуын иртәнге намаз вакытында сакчы күрә. Җыелган акчаларны тартмадан инде ай буе алмаган булганнар, алар мәчетне тотуга юнәлдерергә ниятләгәннәр. Мәчет имамы полициягә хәбәр иткән. Әмма ул күбрәк каракларны акылга...
    401
    0
    0
  • 7 февраль 2016 - 07:02
    Ишеттегезме, әниләргә пособияләр артты
    1 февральдән әни булучы хатын-кызларга түләнә торган пособияләр артты. Бу турыда Россия социаль иминияте фондының Татарстан буенча бүлекчәсе сайтында хәбәр ителә. - Хатын-кыз консультациясенә иртә срокта исәпкә басучыларга 581,73 сум бирә башлыйлар - Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие хәзер 15 512,65 сум тәшкил итә - Яшь ярымга кадәр...
    1030
    0
    0
Реклама