Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга 8-14 февральгә йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, интуициягезгә таянып эш йөртсәгез, теләгәнегезгә ирешерсез. Дусларыгыз-якыннарыгызга күбрәк ышаныч белдереп, араларны җайларга тырышыгыз. Шул ук вакытта сөйгәнегез турында да онытып җибәрмәгез, юкса көнләшүе бар. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, эшегезгә һәм карьерагызга игътибарны күбрәк бирергә кирәк булачак. Җитәкчегез белән араларны җайлау өчен дә уңайлы вакыт. Тормышка карашыгыз үзгәрер...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, интуициягезгә таянып эш йөртсәгез, теләгәнегезгә ирешерсез. Дусларыгыз-якыннарыгызга күбрәк ышаныч белдереп, араларны җайларга тырышыгыз. Шул ук вакытта сөйгәнегез турында да онытып җибәрмәгез, юкса көнләшүе бар. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, эшегезгә һәм карьерагызга игътибарны күбрәк бирергә кирәк булачак. Җитәкчегез белән араларны җайлау өчен дә уңайлы вакыт. Тормышка карашыгыз үзгәрер сыман. Үзегезне генә түгел, якыннарыгыз да сезнең кайгыртуга мохтаҗ икәнлегенә төшенерсез.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада сез күбрәк рухи дөнья турында уйларсыз. Кеше ышанмаслык могҗизалы хәлләр үзенә тартачак. Шул рәвешле филосифия, бөек философлар белән кызыксына башларсыз. Иҗади эшләр белән шөгыльләнү өчен дә уңай вакыт. Сөйгәнегез сезнең игътибарга мохтаҗ.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, сезгә финанс мәсьәләләләре белән шөгыльләнүне кичектереп торырга кирәктер. Хәзер алдану куркынычы бар. Шулай ук документлар белән эш иткәндә дә сак булуыгыз сорала. Интуициягез көчәеп китүе һөнәри өлкәдә ярдәм итәчәк. Начар уйларны башыгызга кертмәгез, кабул булуы бар.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, үзегез турында гына уйлап, башкаларның фикеренә колак салмасагыз, күп нәрсәләрне югалту куркынычы бар. Эшлекле партнерларыгыз белән конфликтка керүдән сакланыгыз. Яраткан кешегез белән араларыгыз җайланып китәр, бер-берегезгә ныграк ышана башларсыз.

КЫЗ (23.08-22.09)лар, эшегез өелсә дә куркып калмагыз, күбрәк эшләгән саен күбрәк финанс керем алу ихтималы арта. Артык хискә бирелеп китәргә тырышмагыз, нерв киеренкелеге булуы ихтимал. Авырыйм ахырсы дип күп уйласагыз, чыннан да чирләп китүегез бар.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, кинәт кенә яшеренеп яткан сәләтегез булуын тоярсыз. Баш-аягыгыз белән иҗатка кереп китәрсез. Бу сезгә үзегезне бәхетле итеп тою мөмкинлеген бирер. Энергиягегезне кирәкле юнәлешкә борып җибәрсәгез, уңышка ирешерсез. Дусларыгыз бәйрәмгә чакырса, баш тартмагыз.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар, җитәкче һәм хезмәткәрләрегезнең ышанычын яулау мөмкинлеге туачак. Теләгәнегезгә ирешү өчен бик нык тырышырга туры киләчәк. Өйдәге уңай мохит кәефегезне күтәрер, эшләү сәләтен арттырыр. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, спорт белән шөгыльләнегез.

УКЧЫ (23.11-21.21)лар, кешеләргә артык ышануыгыз куркыныч тудырырга мөмкин. Әңгәмәдәшчене күптән белсәгез дә бөтен серне ачып салырга ашыкмагыз, хөсетле кешеләр җитәрлек булуын онытмау хәерле. Очрашулар вакытында дөнья яңалыклары турында фикер алышу белән генә чикләнегез.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, тормышка башка күзлектән карый башларсыз: сезнең өчен матди өлкә беренче планда түгел хәзер. Рухи дөнья белән күбрәк кызыксына башларсыз. Дини белемегезне арттыру турында уйларсыз. Мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышырсыз.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, тирә-юньдәгеләр белән аралашу уңай тәэсирләр калдырыр. Сезне дә, сез дә башкаларны җиңел аңларсыз. Артык хискә бирелеп китүдән дә сакланыгыз. Алган яңа белемнәрегез сезнең файдага гына. Яраткан кешегез белән сүзгә килүдән сакланыгыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, шикле тәкъдим-эшләрдән качарга тырышыгыз. Юкса алдарлар кулына эләгүегез ихтимал. Һәрвакыт уяу булуыгыз сорала. Ярдәм кирәк булганда дусларыгыздан сорарга читенсенмәгез. Авырып китә калсагыз, һичшиксез, табибка күренегез, өзлегү куркынычы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined