Заман сулышы

8 февраль 2016 яңалыклары

  • 8 февраль 2016 - 17:08
    Данир Сабировка операция ясаганнар
    Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров Мамадышта хастаханәдә ята. 6 февраль көнне аның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта Данир үзен яхшы хис итә, аның белән элемтәгә кереп аралашып та алдык. - Ул көнне иртәдән бирле үземне начар хис иттем, башта билем авыртты. Шулай да юлга кузгалдык. Актанышка барышлый, Мамадышта...
    387
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 16:06
    Лениногорск мәчетенә манара куелды
    Лениногорскида Геофизиклар поселогында мәчет төзеләчәк. Бу хакта "Заман сулышы" газетында язган идек. 7нче микрорайон халкы өчен якын булачак ул. Үткән шимбә әлеге мәчеткә манара куелган. Мәчет быел төзелеп бетәчәк дип көтелә. "Лениногорский Журнал" фотолары
    342
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 12:28
    Таудан шуганда 6 яшьлек кыз бала үлгән
    Фаҗигале хәл 5 февральдә Казанның Совет районында булган. Таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз бала имгәнә һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат була. Әлеге факт буенча тикшерү алды эше башланган. Фаразлар буенча, кыз "сноутюб" - "ватрушка" дип аталган җиһаз белән шуган һәм боз чанасында шуучы 5 яшьлек икенче кыз бала белән...
    365
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 10:04
    Һәлакәткә очраган самолетта Татарстан пилоты – Зәй егете дә булган
    АН-2 самолеты узган шимбәдә, 6 февральдә, һәлакәткә очраган иде. Оренбург өлкәсендә булган әлеге фаҗига нәтиҗәсендә өч кеше үлгән. Аларның берсе Татарстан пилоты булу хакында хәбәр ителә. Ул - Зәй егете Юрий Кустовский. Аны иртәгә - 9 февральдә Яңа шәһәр зиратына җирләячәкләр. Юрийның хатыны Светлана һәм ике кызы бар. Аның гаиләсенә...
    397
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 09:57
    Казанда 10 сумга – бер уч көнбагыш бирә торган "автоматлар" барлыкка килгән
    Казанның Болак буендагы күперләрендә яңа төр заманча «җимлекләр» барлыкка килгән. Махсус җайланма куелган, анда 10 сум акча саласың да, аппарат сиңа бер уч көнбагыш бирә. Кешеләр бу җайланмалардан теләп куллана. Күгәрченнәрне сыйлыйлар. Кошларны ашату - изге гамәл. Равилә Мөбарәкшина Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы Чыганак:http://shahrikazan.com/tt
    563
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 08:54
    Лениногорскилыны алдарга җыенганнар
    Алдарлар төрле юллар белән лениногорскилыларны борчуларын дәвам итә. Үткән атнада ике кешегә уллары булып ярдәм сорап шалтыратканнар, 200 һәм 250 мең сум акча сораганнар. Лениногорскилылар дөрес эш иткән: акча күчермәгәннәр, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге. Полиция хезмәткәрләре халыкка уяулыгын югалтмаска куша.
    331
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 08:31
    Лениногорскида яшүсмергә исерткеч эчемлек сатканнар
    ПДН хезмәткәрләре Лермонтов урамындагы "Шифа" кибетендә балигъ булмаган яшүсмергә исерткеч эчемлек сату фактын ачыклыйлар. Әлеге факт буенча беркетмә төзелде, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
    390
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 08:17
    Лениногорскилы әнисенә кул күтәргән
    4 февральдә әнисен кыйнаган лениногорскилыга карата эчке эшләр бүлегендә җинаять эше кузгатылган. Элек хөкем ителгән 1986 елгы ир җитмешкә яшькә якынлашып баручы әнисен кыйнаган.
    352
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 07:34
    Лениногорскилылар, чаңгыда узышырга әзерләнегез
    Лениногорскилылар "Чаңгы эзе -2016" чаңгы узышында катнашачак. Ул 13 февральдә "Яшьлек" спорткомплексында уза. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә, парад 9.30 да, ярыш үзе 10 сәгатьтә башлана. Алар төрле яшь төркемнәренә бүленеп узышачак: - VIP узыш - уку йортлары егет һәм кызлары - 18 - 35 яшьлек ир һәм хатыннар - 36...
    405
    0
    0
Реклама