Таудан шуганда 6 яшьлек кыз бала үлгән
Фаҗигале хәл 5 февральдә Казанның Совет районында булган.
Таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз бала имгәнә һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат була. Әлеге факт буенча тикшерү алды эше башланган.
Фаразлар буенча, кыз "сноутюб" - "ватрушка" дип аталган җиһаз белән шуган һәм боз чанасында шуучы 5 яшьлек икенче кыз бала белән...
Фаҗигале хәл 5 февральдә Казанның Совет районында булган.
Таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз бала имгәнә һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат була. Әлеге факт буенча тикшерү алды эше башланган.
Фаразлар буенча, кыз "сноутюб" - "ватрушка" дип аталган җиһаз белән шуган һәм боз чанасында шуучы 5 яшьлек икенче кыз бала белән бәрелешкән. Кызларның өлкәнрәге башын нык имгәтә, умырткалыгының муен өлешен сындыра.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз