Реклама
Алдарлар төрле юллар белән лениногорскилыларны борчуларын дәвам итә. Үткән атнада ике кешегә уллары булып ярдәм сорап шалтыратканнар, 200 һәм 250 мең сум акча сораганнар. Лениногорскилылар дөрес эш иткән: акча күчермәгәннәр, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге. Полиция хезмәткәрләре халыкка уяулыгын югалтмаска куша.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз