Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров Мамадышта хастаханәдә ята. 6 февраль көнне аның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта Данир үзен яхшы хис итә, аның белән элемтәгә кереп аралашып та алдык.
- Ул көнне иртәдән бирле үземне начар хис иттем, башта билем авыртты. Шулай да юлга кузгалдык. Актанышка барышлый, Мамадышта...