Заман сулышы

19 февраль 2016 яңалыклары

  • 19 февраль 2016 - 12:36
    Лениногорскига Премьер-министр урынбасары килде (фотолар)
    Республика премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин хәзерге вакытта район һәм шәһәр Советының сессиясендә катнаша. Аңа кадәр ул "Роснефтекомплект" җәмгыятендә булды, җылылык челтәрләре предприятиесенең модульле-блок котельныен, яңа Никахлашу сараен карады, аларның эшчәнлекләре белән танышты. Мәдәният сараенда күргәзмә дә оештырылган иде. Премьер-министр урынбасары авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, промышленность предприятиеләре тәкъдим иткән продукцияләрне...
    341
    0
    0
  • 19 февраль 2016 - 11:45
    Поездда бәби тапкан
    15 февральдә Анапа-Мәскәү поездында бер пассажир хатын-кыз бала тапкан. Ул ире һәм кызы белән Краснодар шәһәрендә утырган булган. Юлда кинәт тулгагы башланган һәм бу хакта проводникларга әйткән. Алар Курск шәһәренең Ашыгыч ярдәм бүлегенә хәбәр иткәннәр. Әмма ул шәһәргә кадәр әле бер сәгатьлек юл калган, ә дөньяга туарга әзерләнгән сабыйның ул...
    427
    0
    0
  • 19 февраль 2016 - 10:49
    Авыл хуҗалыгына эшкә кайткан яшь белгечләр өчен быел 200 мең сум акча түлиячәкләр
    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кадрлар сәясәте өлкәсендә күп санлы чаралар уздырыла. Бу хакта министрлыкның коллегия утырышында бәян ителде. Төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аграр югары уку йортлары студентларына - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең максатчан укытыла торган яшьләренә...
    404
    0
    0
  • 19 февраль 2016 - 09:28
    Үсмер кыз бала тапкан: күрше бабайданмы, абыйсыннанмы?
    Укучы бала имин булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Әнисе өч баласына карата ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Гаиләдә барлыгы җиде бала. Алтынчы сыйныфта укучы кызның йөкле икәнлеген белеп алалар һәм җинаять эше кузгаталар. Иң беренче шик аның 20 яшьлек абыйсына төшә. Тегесе кыз белән җенси мөнәсәбәткә керүен таный. Егетне кулга алалар. Ләкин бала...
    399
    0
    0
  • 19 февраль 2016 - 07:32
    Лениногорскида эшсезләр өчен ярминкә узды
    17 февраль көнне Мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Анда шәһәрнең 15 предприятие һәм оешмасыннан кадрлар бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Болар - үзәк район хастаханәсе, ДОСААФ автомәктәбе, "Ялтау" агрофирмасы, "ЭССЕН" кибете һәм башкалар. Аларга шәфкать туташы, табиб, санитарка, оператор-терлекче, йөк ташучы, сатучы, укыту мастеры кебек белгечләр кирәк, барлыгы 55 эш урыны тәкъдим...
    499
    0
    0
  • 19 февраль 2016 - 05:46
    Айгөл Рәхимованың никахы ни сәбәпле өзелгән?
    Соңгы арада Айгөл Рәхимованың шәхси тормышы турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Җырчы кияүгә чыгарга әзерләнеп йөргән булган, тик яраткан кешесе белән кавыша алмаган. Сәбәпләре нидә икән соң? "Октябрь аеннан бирле никахка әзерләндем, тик барып чыкмады. Яраткан кешем белән никах алдыннан аерылышырбыз, дип бер дә уйламадым. Без уртак дуслар аша таныштык. Мин...
    399
    0
    0
  • 19 февраль 2016 - 05:17
    Лениногорскиның оста волейболчылары ачыкланды(фотолар)
    8 еннән 17 февральгә кадәр шәһәребезнең "Яшьлек" спорткомплексында предприятие һәм оешмалар арасында волейбол буенча шәһәр беренчелеге барды. Ярышларда биш хатын-кыз һәм 8 ир-атлар командасы үзара көч сынашты. Хатын-кызлар командасыннан: 1 урында - "Лениногорскгаз" идарәсе 2 урында- "Лениногорскнефть" идарәсе 3 урында - Мәгариф идарәсе Ир-атлардан: 1 урында - 11 нче янгын...
    370
    0
    0
Реклама