Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгына эшкә кайткан яшь белгечләр өчен быел 200 мең сум акча түлиячәкләр

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кадрлар сәясәте өлкәсендә күп санлы чаралар уздырыла. Бу хакта министрлыкның коллегия утырышында бәян ителде. Төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аграр югары уку йортлары студентларына - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең максатчан укытыла торган яшьләренә...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кадрлар сәясәте өлкәсендә күп санлы чаралар уздырыла. Бу хакта министрлыкның коллегия утырышында бәян ителде.
Төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аграр югары уку йортлары студентларына - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең максатчан укытыла торган яшьләренә аена 10 мең сум күләмендә стипендия түләнә. Хәзерге вакытта мондый 100 дән артык кеше исәпләнә. Быелдан мондый ярдәм аграр техникум һәм көллият студентларына да күрсәтеләчәк.
Министр әйтүенчә, яшь белгечләр, вузларны тәмамлаучылар өчен быел 100 мең сум урынына 200 мең сум акча түләнәчәк. Белгечнең беренче эш елында бюджеттан өстәмә түләү МРОТ күләменә кадәр арттырылган (6204 сум); агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләренә 100 әр мең сум грант бирелә; торакка субсидия алганда өстенлек бирелә; быелдан башлап, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә, арендалы торак программасы башлана.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: молодой специалист