Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Айгөл Рәхимованың никахы ни сәбәпле өзелгән?

Соңгы арада Айгөл Рәхимованың шәхси тормышы турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Җырчы кияүгә чыгарга әзерләнеп йөргән булган, тик яраткан кешесе белән кавыша алмаган. Сәбәпләре нидә икән соң? "Октябрь аеннан бирле никахка әзерләндем, тик барып чыкмады. Яраткан кешем белән никах алдыннан аерылышырбыз, дип бер дә уйламадым. Без уртак дуслар аша таныштык. Мин...

Соңгы арада Айгөл Рәхимованың шәхси тормышы турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Җырчы кияүгә чыгарга әзерләнеп йөргән булган, тик яраткан кешесе белән кавыша алмаган. Сәбәпләре нидә икән соң?
"Октябрь аеннан бирле никахка әзерләндем, тик барып чыкмады. Яраткан кешем белән никах алдыннан аерылышырбыз, дип бер дә уйламадым. Без уртак дуслар аша таныштык. Мин беренче булып адым ясаучы кеше түгел. Ул мине тәвәкәллелеге белән яулады, бар дөньямның астын өскә китерде. Озын-озак очрашулар, кочак-кочак чәчәк бәйләме, кинога йөрүләр, әлбәттә, болар барысы да булды. Тиз арада без аның белән гаилә, балалар турында сөйләшә башладык, киләчәккә планнар төзедек. Һәм ышанасы да килми: бер көндә йөрәк чәлперәмә килде һәм аның сәбәбе - миңа социаль челтәрдә килгән шәхси хат, фотосүрәтләр булды", - дип сөйләгән Айгөл Рәхимова tmtv-online.ru сайтына.
Җырчыга яраткан кешесенең хыянәт итүе турында таныш булмаган кыз хәбәр иткән. Сүзләрен дәлилләп, фотолар да юллаган. "Беләсезме, җәрәхәтләнгән яра ничек сызлый? Минем шулай ук булды, тик яра түгел, ә йөрәгем мең кат ныграк әрни-әрни үкседе. Кич белән мин аның белән бу хакта утырып сөйләшергә булдым. Тик бу начар фикер булып чыкты. Акырыш-кычкырышны яратмыйм, ләкин ул кичне аның мине яратмаганын аңладым, чөнки яраткан кешеңә акырмыйсың, кул күтәрмисең. Нәкъ шулай... кул күтәрмисең. Шул минутта мин бу мәхәббәтне үзем уйлап чыгарганын аңладым. Бу вакыйгадан соң, үземә гел бер сорау бирәм: якын кешенең хыянәтеннән соң, яңадан ничек кешегә ышанырга, бар күңелеңне биреп сөелергә?! Бик авыр вакыт булды һәм хәзер дә җиңел димәс идем. Психологка йөри башладым. Аның рәхмәте белән мин яңадан үземне табам, яңадан яратырга өйрәнәм", - дигән Айгөл Рәхимова.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев