Заман сулышы

2 март 2016 яңалыклары

  • 2 март 2016 - 13:17
    Якташ җырчы - Илсөябез өчен тавыш бирергә чакырабыз
    Ниһаять, безнен яраткан жырчыбыз - Илсөя Бәдертдинова "Татарстан- Яңа гасыр" телеканалынын "Музыкаль дистә" тапшыруында катнаша. Анда ул «Яратам» җыры белэн 289 номеры белән чыгыш ясый. Безнең тавыш Илсөябезнең җиңүенә илтәчәк. Тавыш биру ысуллары: 1) 5066 номерына 289 номерын жибэрергэ кирэк!!! 2) 8172 номерына стационар телефоннардан тапшыру вакытында гына шалтырату да...
    427
    0
    0
  • 2 март 2016 - 13:13
    Тукай премиясен дәгъвалаучылар ИСЕМЛЕГЕ билгеле булды
    2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясен дәгъва кылучылар исемлеге билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тарафыннан расланган исемлек: Равил Айдаров «Казанский деревянный дом XIX - начала XX веков в акварели и графике: издание второе дополненное» тарихи-архитектур монография, Борынгы Казан архитектурасын тасвирлаган, биналар, урамнар күренешләре,...
    446
    0
    0
  • 2 март 2016 - 12:08
    Лениногорскида УФАС хилафлыклар тапкан
    Былтыр Лениногорск районындагы «Капитал» холдинг компаниясенә авыл хуҗалыгы максатында, төгәлрәк әйтсәк, умартачылык белән шөгыльләнү өчен җир бирелгән. Әмма тегеләр, бал кортлары белән мәш киләсе урынга, шул җирдә йортлар, теннис корты төзеп куйган. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (УФАС) моны белеп алып, җирне муниципалитетка кайтару турында карар чыгарган. Гадәттә,...
    588
    0
    0
  • 2 март 2016 - 10:51
    Кредитларны күп алып булмаячак
    Үзәк банк бер кешегә кредитлар санын чикләргә тәкъдим иткән. Кредит алучының бер кредитын ябу өчен тагын башкасын алып, бурычка батуы сирәк хәл түгел. Займнар санын төгәл билгеләү мондый хәлләрне киметергә ярдәм итәчәк, дип исәпли Үзәк банк. http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/13840-kreditlarnyi-k%D2%AFp-alyip-bulmayachak.html
    463
    0
    0
  • 2 март 2016 - 08:23
    Вәсилә Фәттахова истәлегенә хәйрия концерты узачак
    Уфада Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә багышлап, хәйрия концерты уздырырга ниятлиләр. Яшьләр үзәгендә узачак чара 27 апрельдә узарга тиеш. Концертта Вәсилә Фәттахова башкаруындагы җырларны да яңгыратырга җыеналар. Чыгыш ясарга инде утызлап кеше теләк белдергән, аларның саны арты гына бара ди. Беренчеләрдән булып Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Зифа Нагаева, Фәридә...
    400
    0
    0
  • 2 март 2016 - 07:55
    Марттан тормыш ничек үзгәрәчәк?
    Март аеннан Россиядә яңа кагыйдә-законнар гамәлгә керә. Аларның күбесе финанслар өлкәсенә карый. Очсыз дарулар күбрәк булачак 1 марттан 2016 елга иң кирәкле һәм мөһим даруларның яңартылган исемлеге гамәлгә керә. Россия Хөкүмәтенең бу хактагы карары 2015 елның 26 декабрендә үк басылып чыкты. Әйтергә кирәк, элеккеге исемлектән бер даруны төшереп калдырганнар һәм...
    365
    0
    0
  • 2 март 2016 - 07:11
    Мәскәүдә буран котыра, безгә дә килер микән?
    Бер төн эчендә Мәскәүдә айлык норманың яртысы - 17 миллиметр күләмендә кар яуган. Мәскәүгә Урта диңгез циклоны кар бураны алып килде. Шуның аркасында юлларда көчле бозлавык хасил булды. Буран бүген дә дәвам итәчәк, ди синоптиклар. Көнне бераз җылыта һәм юеш кар, яңгыр явуы да көтелә. Бүген явым-төшем яңа рекорд куярга...
    378
    0
    0
  • 2 март 2016 - 05:48
    Югалган имамны кемнәр эзли?
    Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков белән 7 февральдә югалган Петровский бистәсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү эшләренә бәйле хәлләр турында сөйләшү өчен очрашты. Камил хәзрәт әлеге вакыйга уңаеннан борчылуын белдерде һәм ТР МДН тарафыннан югалган имамның гаиләсенә ярдәм итү йөзеннән оештырылган чаралар хакында сөйләде. Прокурор Илдус...
    415
    0
    0
  • 2 март 2016 - 05:33
    Лениногорск районыныда өч машина катнашында авария булган (фотолар)
    Бу хәл кичә - 1 март көнне Лениногорск-Бөгелмә юлының дүртенче чакрымында була. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар буенча, авария өч автомобиль - "КамАЗ", "Газель" һәм трактор катнашында булган. Машиналар шактый җимерелсә дә, бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Артур фотолары
    366
    0
    0
Реклама