Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вәсилә Фәттахова истәлегенә хәйрия концерты узачак

Уфада Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә багышлап, хәйрия концерты уздырырга ниятлиләр. Яшьләр үзәгендә узачак чара 27 апрельдә узарга тиеш. Концертта Вәсилә Фәттахова башкаруындагы җырларны да яңгыратырга җыеналар. Чыгыш ясарга инде утызлап кеше теләк белдергән, аларның саны арты гына бара ди. Беренчеләрдән булып Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Зифа Нагаева, Фәридә...

Уфада Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә багышлап, хәйрия концерты уздырырга ниятлиләр. Яшьләр үзәгендә узачак чара 27 апрельдә узарга тиеш.
Концертта Вәсилә Фәттахова башкаруындагы җырларны да яңгыратырга җыеналар. Чыгыш ясарга инде утызлап кеше теләк белдергән, аларның саны арты гына бара ди. Беренчеләрдән булып Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Зифа Нагаева, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар чыгыш ясарга ризалашкан. Катнашырга теләүчеләр исемлегендә Нәзифә Кадырова, Инсаф Галимов, Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар, Алмаз Шәрифуллин, Наил Шәймарданов, Эльмира Сөләйманова, Илназ Бах, Ләйлә Дәүләтова, Хәмдүнә Тимергалиева, Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваны да күрергә була.
Концерттан кергән акчаны җырчының гаиләсенә һәм балаларына бирергә ниятлиләр.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев