Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида УФАС хилафлыклар тапкан

Былтыр Лениногорск районындагы «Капитал» холдинг компаниясенә авыл хуҗалыгы максатында, төгәлрәк әйтсәк, умартачылык белән шөгыльләнү өчен җир бирелгән. Әмма тегеләр, бал кортлары белән мәш киләсе урынга, шул җирдә йортлар, теннис корты төзеп куйган. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (УФАС) моны белеп алып, җирне муниципалитетка кайтару турында карар чыгарган. Гадәттә,...

Былтыр Лениногорск районындагы «Капитал» холдинг компаниясенә авыл хуҗалыгы максатында, төгәлрәк әйтсәк, умартачылык белән шөгыльләнү өчен җир бирелгән.
Әмма тегеләр, бал кортлары белән мәш киләсе урынга, шул җирдә йортлар, теннис корты төзеп куйган. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (УФАС) моны белеп алып, җирне муниципалитетка кайтару турында карар чыгарган.
Гадәттә, мондый очракларда авыл хуҗалыгы максатында төзелгән барлык корылмалар җир белән тигезләнергә тиеш. Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы кая караган, диген?! Шуның өчен УФАС, уртак фикергә килеп эш иткәннәре өчен, «Капитал» компаниясен дә, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасын да гаепле дип тапкан.
Әлеге дә баягы Лениногорскига әйләнеп кайтсак, ел ахырында анда үләт базларын төзекләндерү өчен акча бүлеп бирелгән булган.
- Декабрь ахырында беркем дә үләт базын төзекләндерү белән шөгыльләнми инде. Безгә килеп кергән документларда язылганча, ул эшләр мартта, майда башкарылырга тиеш. Тик закон буенча башта хезмәт күрсәтелә, аннары гына акча күчерелә, - дип аңлатты Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин.
Линар ЗАКИРОВ
http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/14152-%D2%AFl%D3%99t-bazyin-kyishyin-remontlamyiylar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X