Заман сулышы

5 март 2016 яңалыклары

  • 5 март 2016 - 15:22
    Нафиковлар гаиләсе бриллиант туйларын үткәрде(фотолар)
    Лениногорскида яшәүче Минзаһит Миңнеяр улы һәм Сылу Галимҗан кызы Нафиковларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулды. Бриллиант туйларын алар якыннары белән ЗАГС бүлегендә билгеләп үттеләр. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары, ике оныкчыклары бар. ЗАГС бүлегендә алар Мактау кенәгәсенә кулларын куйдылар, үзләренә юбилей таныклыгы тапшырылды.
    351
    0
    0
  • 5 март 2016 - 13:15
    Лениногорскида яшәүче Гөлназ Нәбиуллина дүрт кыз әнисе
    Гөлназ ханым әле үзе дә кызлар кебек кенә. Ә инде дүрт баланың әнисе булырга өлгергән һәм аларның барысы да кызлар: Мәликә, Миләүшә, Алсу, Ләйсән. Шәһәребездә үз йортлары белән яши алар. Мин барып кергәндә, олы кызлары - ун яшьлек Мәликә белән сигез яшьлек Миләүшә мәктәптә иде. Алты яшьлек Алсу белән өч...
    383
    0
    0
  • 5 март 2016 - 13:03
    Лениногорскилылар өчен бәйрәм концерты була
    Ул 6 мартта Мәдәният сараенда булачак. Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана һәм «Всегда прекрасна ты…» дип атала. 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез! Билетлар Мәдәният сарае кассасында
    368
    0
    0
  • 5 март 2016 - 12:05
    Лениногорскилы "Ел хатын-кызы" җиңүчеләре арасында
    Казанда "Ел хатын-кызы" республика конкурсына нәтиҗә ясадылар, җиңүчеләр арасында лениногорскилы да бар. Ул - шәхси эшмәкәр -Лидия Рябинина, "Хатын-кыз-бизнес-леди" номинациясендә җиңеп, тантанада бүләкне аңа Татарстан профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова тапшырды. Чыганак: http://len-journal.ru
    494
    0
    0
  • 5 март 2016 - 11:51
    Яңа КЛИП Илфак Шиһапов һәм Айсылу арасындагы мөнәсәбәтләргә ачыклык кертерме?
    Продюсер Илфак Шиһапов белән яшь җырчы Айсылуның эшли башлаганнарына 3 айлап кына әле. "Яшьләр-Онлайн" тапшыруында алып баручылар янәшә утыртканга гына танышканнар иде алар. Инде шул арада Айсылуга дистәләп җыр язган Илфак, концертлар оештыра. Айсылу профессиональ җырчы. "Минем өч ноталык җырларны мондый дәрәҗәдәге җырчы башкаруы үземә дә бераз шок булды", -...
    410
    0
    0
  • 5 март 2016 - 11:25
    Боз астына дүрт кеше утырган машина төшеп киткән
    Бу хәл Минзәлә районында була. Гулюково авылы янәшәсендә Renault Duster автомобиле тулысы белән диярлек боз астына төшеп киткән, бәхеткә үзләре исән. Коткаручылар килгәндә аның дүрт пассажиры үзләре машинадан чыгып, утрауда утырып тора торган булалар. Ни өчен, ни рәвешле су астына төшеп китүләре әлегә билгесез. Әлеге дүрт егеткә аңлату әңгәмәсе алып...
    406
    0
    0
  • 5 март 2016 - 11:06
    Журналист Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узачак
    19 мартта танылган татар журналисты Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узачак. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә дистә елдан артык эшләгән, анда мәдәният бүлеген җитәкләгән Алсу Хәсәнова, кызганычка, гомеренең иң матур чорында һич көтмәгәндә авырып, бик яшьли арабыздан китте. Быел 29 апрельдә бу кайгылы хәлгә инде бер ел булачак. Үзе эшләгән газетада,...
    461
    0
    0
  • 5 март 2016 - 06:50
    Гөмбә тутырылган бәрәңге
    12 бәрәңгегә: 2 стакан ак гөмбә, ак ипинең чиреге, сыр, ярты стакан үсемлек мае, 1 стакан шулпа, тоз. Башта эчлек әзерлибез. Моның өчен гөмбәне пешерәбез һәм ваклап турыйбыз да ак ипи йомшагы белән кушабыз. Май, тоз өстәп, яхшылап болгатабыз. Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгын әрчибиз да салкын суга салып алабыз. Өстен...
    376
    0
    0
Реклама