Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Журналист Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узачак

19 мартта танылган татар журналисты Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узачак. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә дистә елдан артык эшләгән, анда мәдәният бүлеген җитәкләгән Алсу Хәсәнова, кызганычка, гомеренең иң матур чорында һич көтмәгәндә авырып, бик яшьли арабыздан китте. Быел 29 апрельдә бу кайгылы хәлгә инде бер ел булачак. Үзе эшләгән газетада,...

19 мартта танылган татар журналисты Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узачак.
«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә дистә елдан артык эшләгән, анда мәдәният бүлеген җитәкләгән Алсу Хәсәнова, кызганычка, гомеренең иң матур чорында һич көтмәгәндә авырып, бик яшьли арабыздан китте. Быел 29 апрельдә бу кайгылы хәлгә инде бер ел булачак.
Үзе эшләгән газетада, республиканың башка матбугат чараларында да даими рәвештә милли мәдәният, сәнгать, әдәбият, дин темаларын яктырткан, социаль мәсьәләләрне күтәргән Алсу Хәсәнова күпләрнең күңелендә якты истәлек калдырды.
21 март - Алсу туган көн. Шул уңайдан, 19 мартта Алсуның туган ягы - Питрәч районы Шәле авылы Мәдәният йортында искә алу кичәсе үткәреләчәк. Программада Татарстанның мәдәният һәм сәнгать әһелләре, каләм ияләре, журналист кызның хезмәттәшләре, дуслары катнашачак. Әти-әнисе, туганнары Алсуны якын иткән кешеләрне 19 мартта кичке 6га билгеләнгән кичәгә көтеп кала.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X