Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Гөлназ Нәбиуллина дүрт кыз әнисе

Гөлназ ханым әле үзе дә кызлар кебек кенә. Ә инде дүрт баланың әнисе булырга өлгергән һәм аларның барысы да кызлар: Мәликә, Миләүшә, Алсу, Ләйсән. Шәһәребездә үз йортлары белән яши алар. Мин барып кергәндә, олы кызлары - ун яшьлек Мәликә белән сигез яшьлек Миләүшә мәктәптә иде. Алты яшьлек Алсу белән өч...

Гөлназ ханым әле үзе дә кызлар кебек кенә. Ә инде дүрт баланың әнисе булырга өлгергән һәм аларның барысы да кызлар: Мәликә, Миләүшә, Алсу, Ләйсән.

Шәһәребездә үз йортлары белән яши алар. Мин барып кергәндә, олы кызлары - ун яшьлек Мәликә белән сигез яшьлек Миләүшә мәктәптә иде. Алты яшьлек Алсу белән өч яшьлек Ләйсән, дөньяларын онытып, "лего" уйныйлар. Йортлары иркен, якты, бүлмәләре уенчыклар белән тулган.
Ир белән хатынның бер-берләрен хөрмәт итеп, яратып һәм аңлашып яшәүләре әллә кайдан күренеп тора. Гаилә башлыгы якыннарын мул, матур тормышта яшәтү өчен тырыша һәм аларга зур хөрмәт белән карый.
- Безнең гаиләдә спиртлы эчемлек, тәмәке тарту белән бәйле яман гадәтләргә урын юк. Ямьсез сүзләр куллану, сүгенү ят безгә, - диләр алар беравыздан.
Алар өчен балаларын яшьтән үк иманлы һәм әдәпле итеп тәрбияләү - беренче урында тора. Кызларның иманлы булып үсүе киләчәктә күп проблемалардан азат итәчәк дип саныйлар.
Әлеге гаилә хакында тулырак "Заман сулышы"ның 4 март саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев