Заман сулышы

8 апрель 2016 яңалыклары

  • 8 апрель 2016 - 19:17
    Татарстанда биш яшьлек бала батып үлгән
    Фаҗига Югары Ослан районындагы бер авылда була. Төштән соң 2011 елгы бала беротуган һәм икетуган абыйлары белән урамга уйнарга чыккан була. Алар йортларыннан 100 метр ераклыктагы елга тирәсендә йөриләр.Елга аркылы бүрәнә тора, балалар шуның аша икенче як ярга чыгарга уйлыйлар. Биш яшьлек бала бүрәнәдән суга егылып төшә һәм бата башлый....
    558
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 15:12
    Бауман урамында бер хатын үтүк тартып йөргән
    Ул психик авыруга охшамаган, дип язалар социаль челтәрләрдә. Берәр нинди тренингта катнашучыдыр, дип фикерлиләр. Берәү аны урамның икенче башында икенче бер хатын көтеп торып, эстафетаны кабул итеп алуын хәбәр итә. Чыганак:http://sntat.ru/
    619
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 12:39
    Җырчы сәхнәдә кобра тешләвеннән үлгән
    Әлеге фаҗигале хәл Индонезиядә булган. Җырчы Ирма Буле сәхнәдә чыгыш ясаганда җан биргән. 29 яшьлек Ирма Буле кобра белән җырлап-биегәндә ялгыш кына еланның койрыгына баскан. Елан аның ботын тешләгән. РИА Новости хәбәр итүенчә еланның хуҗасы җырчыга елан агуына каршы сыеклык биргән, тик җырчы аны эчүдән баш тартып, җырлавын дәвам иткән....
    417
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 12:22
    Илсөя Бәдретдинова: «Яшерен-батырын түгел, хәтта Рөстәм Миңнеханов белән йөри икән, дип тә килеп әйттеләр»
    Соңгы вакытта Илфак Шиһапов белән аерылганнан соң Илсөя Бәдретдинованың шәхси тормышы тирәсендәге имеш-мимешләр ешайды. Әлеге мәсьәләгә ачыклып кертеп, "Безнең гәҗит" журналистына ул болай дигән: - Соңгы вакытта Илсөя тегенең белән очраша, моның белән йөри икән дигән гайбәтләр еш ишетелде. Яшерен-батырын түгел, хәтта Президент Рөстәм Миңнеханов белән йөри икән, дип тә...
    905
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 11:57
    Татарстанда тәрбиячеләр балаларның градусникны ватып, терекөмеш белән агуланганнарын яшергәннәр
    "Эфир 24" хәбәр итүенчә, Яр Чаллы шәһәрендәге балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар градусник ватканны аларның әти-әниләренә әйтмәгәннәр. ЧП аркасында өч бала каза күргән. Ике көннән белгечләр бакчадагы һавада терекөмеш парлары булуны тикшереп караганнар. Нәтиҗә тискәре булган. Әмма анализ терекөмеш бер баланың организмында булуны ачыклаган. Прокуратура учреждениенең мөдирен, медицина хезмәткәрләрен, төркем тәрбиячеләрен...
    447
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 11:04
    Ивановкада һәйкәлне яңарталар, исемлекне ачыкларга ярдәм итегез
    Ивановка авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл яңартыла. Авыл җирлеге исемлекне тулыландырырга исәпли, халыкка мөрәҗәгать итеп, исемлекне карагыз, туганыгыз төшеп калмаганмы, яисә исем-фамилиясе дөресме, ди. Ивановка, Марьяновка, Боровка, Волжанка, Моисеевка, авылыннан сугышка китеп, кире әйләнеп кайтмаганнарның туганнарына хата-фәлән булса авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исемлек монда:http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/71vov.htm...
    426
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 10:56
    91 яшьлек ветеран парашют белән сикерә
    Иртәгә, 9 апрельдә төш вакытында Минзәләдә Татарстанның иң өлкән гвардия-десантчысы, 91 яшьлек Павел Клетнев парашют белән сикерергә җыена. Павел Кузьмич ошбу батырлыгын Бөек Җиңү көненә багышлый. Узган ел әлеге ветеран инструктор белән парлашып Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Һава десант гаскәрләренең 85 еллыгы уңаеннан 4 мең метр биеклектән сикергән иде...
    442
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 10:11
    Укытучы баланы скотч белән бәйләп куйган
    Бу хәл Яр Чаллы шәһәрендә була. Башлангыч сыйныф укытучысы дәрес вакытында укучыны скотч белән урындыкка бәйләп куйган. Әлеге фактны прокуратура тикшергән һәм ул расланган. Укытучы аны дәрес вакытында тик утырмаган өчен бәйләгән. Прокуратура материаллары полиция бүлегенә тапшырылган чыганак:http://sntat.ru/
    550
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 10:01
    Казансу елгасында балыкчы боз астына киткән
    Башкаланың Гаврилов урамы янындагы сулыктагы гадәттән тыш хәл бүген иртән була - ярдан 25 метр эчкә кергән балыкчы боз астына китә. Әлеге хәлне күреп калучылар тиз арада бердәм коткару хезмәтенә шалтырата. Коткаручылар урынга 3 минут эчендә килеп җитә. Янгын сүндерү хезмәткәре Денис Васильев, үз гомерен куркыныч астына куеп, янгын сүндерүчеләр...
    422
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 07:51
    Бүген - Хәрби комиссариатлар көне
    8 апрель - Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне. Ул 1918 елдан билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта Хәрби комиссариат хезмәткәрләре армиягә алынучы гражданнарны барлыйлар, аларны солдат тормышына әзерлиләр. Алар үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, төп бурычыбыз булган Ватанны саклауда яңа идеяләр тудыралар.
    477
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 07:34
    Чаллыда автобус йөртүче руль артында аңын җуйган
    Чаллыда автобус йөртүченең руль артында барганда хәле начараеп китә һәм ул аңын җуя. Нәтиҗәдә автобус юл кырыена чыгып, юл билгесе баганасын бәрдерә. Һәлакәт вакытында автобуста унлап кеше булган. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк. «Эфир» хәбәр иткәнчә, әлеге ир-ат хроник йокы туймаудан интегә икән. http://shahrikazan.com/
    407
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 06:45
    Күп балалы гаиләләр ана капиталыннан түләүләр алачак - РФ Президенты
    Якын арада бу карар кабул ителәчәк, дип ышандырды Владимир Путин Күп балалы гаиләләр ана капиталыннан билгеле күләмдә түләүләр алачак. Бу хакта бүген Санкт-Петербургта узган мөстәкыйль төбәк һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумында Россия Президенты Владимир Путин белдерде. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, ике яки аннан да күбрәк бала булган гаиләләргә ярдәм...
    392
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 06:33
    Исемең матур, кемнәр куйган
    Татарстанда 419 кеше үз исемен алмаштырган. ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе елның беренче кварталына шундый саннар китерә. Исем алмаштыру очраклары узган елның беренче өч ае белән чагыштырганда 8 %ка артып киткән. Идарә хезмәткәрләре яңа туган балаларга кушылган исемнәр рейтингын да төзегән. Иң еш кушылган ир бала исемнәре...
    0
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 06:07
    Өч айда 11 меңнән артык кеше бакыйлыкка күчкән
    Быелның беренче өч аенда Татарстанда 11366 кешенең гомере өзелгән. Үлүчеләр саны турында әлеге мәгълүмат ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсеннән алынды. Үлүчеләр саны узган елның шушы өч ае белән чагыштырганда 6,3 %ка кимрәк. Аерым шәһәрләргә тукталсак, Казан быелның өч аенда үлүчеләр саны 4,5 %ка, Чаллыда - 1,6 %ка...
    406
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 05:45
    Ленигорскида бүген 12 градус җылы булачак
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 8 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан искән талгын җил көн дәвамында юнәлешен үзгәртә - көньяк-көнчыгыш тарафтан исә башлый. Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача - 12. http://intertat.ru/
    422
    0
    0
Реклама