Заман сулышы

Татарстанда биш яшьлек бала батып үлгән

Фаҗига Югары Ослан районындагы бер авылда була. Төштән соң 2011 елгы бала беротуган һәм икетуган абыйлары белән урамга уйнарга чыккан була. Алар йортларыннан 100 метр ераклыктагы елга тирәсендә йөриләр.Елга аркылы бүрәнә тора, балалар шуның аша икенче як ярга чыгарга уйлыйлар. Биш яшьлек бала бүрәнәдән суга егылып төшә һәм бата башлый....

Фаҗига Югары Ослан районындагы бер авылда була. Төштән соң 2011 елгы бала беротуган һәм икетуган абыйлары белән урамга уйнарга чыккан була.


Алар йортларыннан 100 метр ераклыктагы елга тирәсендә йөриләр.Елга аркылы бүрәнә тора, балалар шуның аша икенче як ярга чыгарга уйлыйлар.

Биш яшьлек бала бүрәнәдән суга егылып төшә һәм бата башлый. Бер бала аны коткарырга тотына, икенчесе ярдәм сорап чаба, тик юешләнгән киеме баланы аска сөйри.

17 сәгать 20 минутта водолазлар гәүдәсен табып алалар. Елганың киңлеге 3 метр, тирәнлеге 2 метр, өсте кардан ачылган була.

Чыганак:http://www.tatpressa.ru/news/25608.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: