Заман сулышы

21 июль 2016 яңалыклары

  • 21 июль 2016 - 13:10
    Тәрәзәдән сикергән хатын турында өстәмә мәгълүмат
    Шушы көннәрдә Бөгелмәдә яшәүче бер хатын өченче каттан сикергән, дип язган идек. 35 яшьлек хатын тәрәзәдән сикерүгә, аның 4 яшьлек кызы да тәрәзә төбенә менеп баса. Бәхеткә,ул вакытта коткаручылар килеп җиткән була, аны тиз генә куркыныч урыннан читкә алалар. Сикергән хатынның умыртка баганасына, баш миенә зыян килгән, дип язалар социаль...
    689
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 11:34
    Лениногорск районында урып-җыю чорында эшләрне имин башкару айлыгы игълан ителде
    2016 елның 18 июленнән 17 августына кадәр Лениногорск районында һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2016 елгы уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы узачак. Чара Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм АПК хезмәткәрләре...
    482
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 10:39
    Өч яшьлек баланы пычак белән яралаганнар
    Фаҗига бер атна элек Баулы районының Татар Кандызы авылында була. Ызгыш вакытында ир хатынына пычак бәрә, ул вакытта хатынның кулында өч яшьлек малайлары була, пычак аңа тия. Баланы Лениногорск хастаханәсенә алып киләләр, хәзер дәваланып хастаханәдән чыккан. Әлеге фактны тикшерү эше бара. http://www.bavly-tat.ru/ru.html Кадрия Гимазова
    525
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 10:05
    Лениногорск хокук сакчысы турында "Ышаныч телефоны"на хәбәр иткәннәр
    Республика Эчке эшләр министрлыгының «Ышаныч телефоны»на Валентина Константиновна Безрукова шалтыратып, Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәре өлкән участок инспекторы Румия Сәлаховага рәхмәтен белдергән. "Безнең йортта 250 фатир, проблемалы гаиләләр дә бар. Ул аларның һәрберсе белән уртак тел таба алды. Шуның өчен аны яраталар да, "-дигән. Румия Сәлахова аның малаена да тәэсир...
    476
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 09:35
    Мисырның Россия туристлары өчен кайчан ачылачагы билгеле булды
    Бу хакта Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин белдерде Россия туристлары өчен Мисыр курортлары быелгы көздә үк ачылырга мөмкин, дип хәбәр итә "Российская газета" Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкинга сылтама белән. "Пассажирларны каршы алу һәм озату зоналарында һәм курортларның үзләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күп эшләр башкарылган. Моннан тыш,...
    518
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 07:20
    Социаль җыелма: лениногорскилылар, соңга калмагыз!
    Белгәнебезчә, федераль ташламаларга ия булучылар социаль җыелмадан файдалану һәм шул ук вакытта аннан баш тарту хокукына да ия. Күпләрне акча кызыктыра. Ә инде авырулары борчый башлап, даруханәләр юлына сукмак салгач, аларга күп акчалар түгелүен аңлагач, үкенергә тотына. Бәлки әле миңа ярдәм итәрләр дигән өмет белән ничек тә булса бушлай дарулар...
    483
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 06:33
    Бүген Шөгергә дискотекага барабыз, балаларныкына
    Шөгер мәдәният сараенда җәйге каникул вакытында һәр пәнҗешәмбе балалар дискотекасы була. Анда 6-12 яшьлекләр килә. Ул уен, биюләр, викторина формасында утә икән. 6-7 яшьлек балалар әти-әниләре белән киләләр, ди оештыручылар. Бүген, 21 июльдә дә 17.30 сәгатьтә дискотека башлана. Килегез, балалар белән бергәләп күңел ачыгыз.
    567
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 06:16
    Бер лениногорскилының 20 миллион бурычы җыелган
    Хәзерге вакытта Лениногорск шәһәре судының займ һәм кредит договоры килешүе буенча зур бурычы җыелган дистәләп "даими клиенты" бар. Күбесенең бурычы - банкларга. Берсенең бурычы хәтта 20 миллион сумнан артып китә, дип хәбәр итә Лениногорск шәһәре суды матбугат хезмәте. Гражданнарга чираттагы кредит алганда яхшылап уйлагыз, үзегез генә түгел, якыннарыгызны да авыр...
    450
    0
    0
Реклама