Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Социаль җыелма: лениногорскилылар, соңга калмагыз!

Белгәнебезчә, федераль ташламаларга ия булучылар социаль җыелмадан файдалану һәм шул ук вакытта аннан баш тарту хокукына да ия. Күпләрне акча кызыктыра. Ә инде авырулары борчый башлап, даруханәләр юлына сукмак салгач, аларга күп акчалар түгелүен аңлагач, үкенергә тотына. Бәлки әле миңа ярдәм итәрләр дигән өмет белән ничек тә булса бушлай дарулар...

Белгәнебезчә, федераль ташламаларга ия булучылар социаль җыелмадан файдалану һәм шул ук вакытта аннан баш тарту хокукына да ия. Күпләрне акча кызыктыра. Ә инде авырулары борчый башлап, даруханәләр юлына сукмак салгач, аларга күп акчалар түгелүен аңлагач, үкенергә тотына. Бәлки әле миңа ярдәм итәрләр дигән өмет белән ничек тә булса бушлай дарулар алу хокукын кайтару артыннан йөри. Ләкин закон буенча хокукларны елның теләсә кайсы вакытында кайтарып булмый шул.
Терсәк якын тешләп булмый. Соңыннан үкенмәс өчен нишләргә? Әгәр сез моңа кадәр акча алып килгәнсез икән, ә хәзер өстенлекне бушлай дарулар алуга бирергә уйласагыз, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә барып гариза язарга кирәк. Сентябрь азагын көтмәгез, хәзердән үк мөрәҗәгать итеп куегыз, вакыт тиз уза.
Искә төшереп үтәбез, әлеге федераль ташлама ветераннарның аерым категориясенә, инвалидларга, шул исәптән инвалид балаларга, фашизм тоткынлыгында булган элеккеге балигъ булмаганнарга, радиация нәтиҗәсендә зыян күргәннәргә каралган.
Дарумы, әллә акчалата компенсацияме? Биредә барысын да җентекләп уйлау сорала. Чагыштырыр өчен бер мисал гына китерәбез. 1 нче типтагы шикәр диабеты белән авыручы бер кешегә ел дәвамында дәвалану өчен 23 меңнән 53,7 мең сумга кадәр акча кирәк. Бушлай дарулардан баш тарткан әлеге кешенең кулына алган компенсациясе елына 9198 сум 60 тиен җыела. Яман шеш булганнарның хәле тагын да яманрак булырга мөмкин. Ашказаны-эчәк тракты, бөер, сөт бизләре шешләрен дәвалау хәтта миллион сумнарга барып төшә. Шуннан үзегез чагыштырып карагыз инде.
http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев