Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында урып-җыю чорында эшләрне имин башкару айлыгы игълан ителде

2016 елның 18 июленнән 17 августына кадәр Лениногорск районында һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2016 елгы уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы узачак. Чара Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм АПК хезмәткәрләре...

2016 елның 18 июленнән 17 августына кадәр Лениногорск районында һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2016 елгы уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы узачак.
Чара Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты белән берлектә уздырыла.
Бу вакытта түбәндәге тәкъдимнәр кертелә:
- авыл хуҗалыгында Хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр нигезендә, моңа кадәрге тикшерүләр кайчан уздырылган булуга карамастан, планнан тыш инструктажлар һәм хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүләренә тикшерү уздырырга, белемнәрне тикшерү бары тик яңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кысаларында гына башкарыла;
- авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә һәм вакытлы хезмәт шартнамәсе төзегән гражданнарга (сезонлы хезмәткәрләр) имин хезмәт шартлары һәм аларның сәламәтлеген саклауны тәэмин итәргә;
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2016 елгы уңышны урып-җыюны башкаруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздыру турында» боерыгы нигезендә ашлык җыю комбайннарының, тракторларның, ашлык чистарту машиналарының техник торышын тикшерүне оештырырга;
- янгын сүндерү чараларының һәм медицина аптечкаларының булуын тикшерүне оештырырга;
- медицина тишерүләре уздыруны, авыл хуҗалыгы формированиеләренең урып-җыю-транспорт комплексы хезмәткәрләре белән чираттан тыш инструктаж уздыруны оештырырга;
- урып-җыюда катнаша торган хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка индивидуальяклау чаралары белән тәэмин итүне оештырырга;
- хезмәтне саклау турындагы законнар таләпләре нигезендә яшүсмерләрне авыр һәм зарарлы эшләрдә яисә унсигез яше тулмаганнарны җәлеп итү тыела торган куркыныч хезмәт шартлары булган эшләрдә эшләтмәү юнәлешендә конкрет чаралар күрергә;
- буалар корып сулар җыю, ясалма сулыкларга үтеп керү юлларын булдыру, шулай ук янгын сүндерү техникасына су җыю өчен су тутыру башняларын булдыру һәм булган су чыганакларын янгын очрагына ремонтлау буенча чаралар күрергә.
2016 елның 22 июлендә бердәм Хезмәтне саклау көне үткәреләчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: месячник хезмәтне саклау