Заман сулышы

27 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 27 сентябрь 2016 - 13:11
    Лениногорск педагогия училищесында бөтенроссия күргәзмәсе ачылды (фотолар)
    Шәһәребезнең педагогия училищесында урта махсус белем бирү йортлары һәм укытучыларының иҗади эшләре бөтенроссия күргәзмәсе эшен башлап җибәрде. Ачылу тантанасы училищеның актлар залында үтте. Ул быел Россиядә унбишенче тапкыр үткәрелә. Күзгәзмәдә Барнаул, Красноуфимск, Златоуст, Башкортостаннан һәм башка шәһәрләрдән килгән кунакларның сәнгать эшләре урын алды. Әлеге күргәзмә шимбә, 1 октябрьгә, кадәр дәвам...
    467
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 12:28
    Бәйгебезгә яңа катнашучылар: Шөгердән Диләрә һәм Риваль Шәмсетдиновлар
    - Диләрә Шәмсетдинова - иң уңган кыз Шөгердә, дип язып җибәргән әнисе. - Шөгердә яшәүче кечкенә Риваль, кишер белән кызыл чөгендер йолкып, арыган һәм ял итергә утырган, дигән комментарий белән килде түбәндәге фото: "Көзге муллык" бәйгесенә сез дә фотоларыгзны салыгыз. ВКонтактеда "Заман сулышы" страничкасына, zaman5@yandex.ru электрон адреска юллагыз.
    461
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 11:51
    Яңа акчаларда урын алу өчен тавышлар саны буенча Казан икенче урында бара
    Россия Үзәк банкы чыгарачак яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирү дәвам итә. Казан беренче урыннан икенчегә төшеп утырды. Аның урынын Сочи алды. Аның өчен 249 133, Казан өчен 2430839 кеше тавыш биргән. Өченче урында Севастополь (240 662). Казанга ярдәм итү...
    457
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 11:05
    Казан өчен тавыш бир (видео)
    559
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 10:38
    Балаларын ялгыз тәрбияләүче аналар аена 782 сум пособие алачак
    Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат сайтында республика Премьер-министры Илдар Халиков 2017 елда айлык түләүләр һәм башкалар турында имзалаган карар дөнья күрде. Хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән пенсионерлар ай саен 448 сумга өметләнә ала. Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә һәм реабилитацияләнгән...
    566
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 08:35
    "Көзге муллык" конкурсына тагын бер катнашучы кушылды: Зелёная Рощадан Гөлфия Мифтахова
    - Мәктәп тәҗрибә бакчасында кишер һәм чөгендер уңышы. Уңыш менә дигән!!! - дип язып җибәргән Зеленая Роща мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мифтахова Сез дә узенчәлекле фотоларыгызны салыгыз. ВКотактедагы "Заман сулышы" страничкасына, яисә zaman5@yandex.ru адресына юллагыз.
    478
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 08:28
    Җырчының концертын тыйганнар
    Резеда Ганиуллинаның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узарга тиешле концерты булмаячак. Моңа сәбәпче Болгарда Ак мәчет янында төшкән ярымшәрә клибы дип әйтәләр. Дин әһелләре интернетта шау-шу тудырып җәмәгатьчелекнең ачуын чыгардылар. Әммә Резеданы яклап чыгучылар да шактый күп булып чыкты. Гарәп илләрендә ислам дине белән кызларның көнчыгыш биюләре (танец живота) ничек...
    453
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 08:14
    Бәләкәй Тимур - Германиядә
    Бәләкәй Тимур Динекәев дәвалану өчен әнисе белән Германиягә китте, дип хәбәр иткән идек инде. Менә төркемнәрендә тагын бер яңалык барлыкка килде: аларны палатага урнаштырганнар. Тимур янында Юназ исемле немец малае да ята. Катетер куйганнар, анлизлар алганнар, тәрҗемәче көтәләр. Барысы да уңышлы гына барсын, дип телибез.
    429
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 07:58
    Татарстанда тәүлек эчендә ике яшь бала үлгән
    Татарстанда бер тәүлек ике нарасыйның вафат булуы хакында Inkazan хәбәр итте. Беренче очрак Чаллыда булган. Шәһәрнең 62 нче комплексындагы йорттагы фатирда кичке сәгать 5 тулганда 20 көнлек баланың үлеме теркәлгән. Әлеге хәл баланың әнисе күз алдында булган. Икенче очрак төнлә Алексеевск районы Ялкын авылында булган - 2 айлык баланың гомере...
    530
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 07:49
    Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда кызыклы күргәзмә эшли
    Күргәзмәгә оста куллыларның авторлык эшләре һәм төрле коллекцияләр куелган. Сез монда тасма һәм йоннан ясалган картиналар, уенчыклар, чигү үрнәкләре күрә аласыз. Барлыгы 30 "остакул" үз хезмәтен алып килгән. "Мавыгулар дөньясы" күргәзмәсе 15 ноябрьгәчә эшли, килеп күрегез.
    433
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 07:34
    Лениногорскилылар "Безнең Татарстан" энциклопедиясен чыгаруда катнаша ала
    "Безнең Татарстан" энциклопедиясе өчен материалны теләге булган кеше җибәрә ала. Материал өчен темалара: - авыл тарихы, - шәхесләр һәм язмышлар, - хикәяләр, риваятьләр, - Бөек Ватан сугышы, - әдәбият, сәнгать, һөнәрчелек, - гореф-гадәт, авыл, гаилә бәйрәмнәре. Якынрак положение белән "Программы.Проекты.Конкурсы" бүлегендә таныша аласыз.
    484
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 05:53
    Конкурсыбыз дәвам итә: Куакбашта яшәүче Халидә Бегжанова да кушылды
    Халидә апа менә нинди фото җибәргән. Берничә көннән тавыш бирү башланачак, конкурста катнашучылар өчен тавыш бирергә әзерләнеп торыгыз.
    470
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 05:47
    Урдалыда сирень чәчәк аткан
    Бүген эштән кайтканда, зират ягына күзем төште. Безнең зиратның коймасы буеннан -буена сирень куаклары утыртылган, ныклабрак карасам,шаккатым, сентябрь ае дип тормаган, сирень чәчәк атып утыра, дип яза әлеге авылдагы хәбәрчебез Әлфинур апа Галимова. Бу күренеш башка авылларда да күзәтеләме,әллә Урдалы сиреньнәре генә саташканмы?
    513
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 05:30
    Лениногорскилыларга 27 сентябрьгә йолдызнамә
    Овен: Овнам сегодня следует максимально подстраховаться от несчастных случаев, отправляясь в путешествие или в деловую поездку. Обязательно захватите с собой походную аптечку и приобретите медицинскую страховку, так как в этот день возрастает опасность сильных травм. Телец: У Тельцов сегодня возникнет небольшое недопонимание с партнером, способное перерасти в крупный конфликт. Не...
    421
    0
    0
  • 27 сентябрь 2016 - 05:26
    Бүген тәрбиячеләр көне
    Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтелә. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында "Һөнәри бәйрәм - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләү турында" шул хакта боерык басылган. Шулай итеп, бүген - 27 сентябрьдә балалар бакчасында эшләүчеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Татарстан республикасында...
    737
    0
    0
Реклама