Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа акчаларда урын алу өчен тавышлар саны буенча Казан икенче урында бара

Россия Үзәк банкы чыгарачак яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирү дәвам итә. Казан беренче урыннан икенчегә төшеп утырды. Аның урынын Сочи алды. Аның өчен 249 133, Казан өчен 2430839 кеше тавыш биргән. Өченче урында Севастополь (240 662). Казанга ярдәм итү...

Россия Үзәк банкы чыгарачак яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирү дәвам итә. Казан беренче урыннан икенчегә төшеп утырды. Аның урынын Сочи алды. Аның өчен 249 133, Казан өчен 2430839 кеше тавыш биргән. Өченче урында Севастополь (240 662).

Казанга ярдәм итү максатыннан #200Казан инициатив төркеме "Милләтләр кроссы"нда да актив рәвештә эш алып барды. Төркем вәкилләре катнашучыларга истәлеккә 200 сумлык банкнотлар өләште, Татарстан башкаласы өчен ничек тавыш бирергә кирәклеген тәфсилләп аңлатты.
Казан өчен Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мәдәният хезмәткәрләре дә тавыш бирә. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов «Голосуй за Казань на сайте твоя-россия.рф» акциясендә катнашты. Ул банкнот макеты белән фотога төшеп, Казан өчен тавышын биргән.

Җырчы Сөмбел Билалова да социаль челтәрләрдәге дусларын Казан өчен тавыш бирергә өнди.

Ришат Төхвәтуллин да читтә калмаган. Твоя-россия.рф сайтыннан скриншотын Instagramына элгән. Шунда ук «Казан, алга!» дип язып куйган.

Беренче канал корреспонденты Тимур Сираҗиев та Казан Кремле өчен тавыш биргән.
Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр бара. Нәтиҗәләр шул ук көнне сәгать 18.00дә «Россия 1» телеканалында ясалачак. Твоя-россия.рф сайтына кереп Казан өчен тавышыңны бир.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев