Заман сулышы

24 декабрь 2016 яңалыклары

  • 24 декабрь 2016 - 17:18
    Яңа елга кайсы авыл иң матур бизәлгән икәнлеге мәгълүм
    Ел саен муниципалитет тарафыннан "Яңа ел бизәкләре" район конкурсы игълан ителә. Анда авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре, предприятиеләр катнаша. Үз территорияләрен матур итеп бизиләр. Бүген, Чыршы ачылу тантанасында шушы конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Беренче урында - Куакбаш, икенчедә - Тимәш, өченчедә - Түбән Чыршылы. Молодцы, котлыйбыз!
    572
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 16:49
    Конкурска Түбән Чыршылыдан Кар бабайлар килде
    Районыбызның Түбән Чыршылы авылыннан Гөлчирә Галиева үз куллары белән Кар бабайлар ясап җибәргән.
    477
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 15:11
    Ана капиталының күләмен үзгәрешсез калдыралар
    250 мең сум белән башланып киткән программа хәзер инде 453 мең сум тәшкил итә. Президент Владимир Путин ана капиталының ел саен арта торган күләмен үзгәрешсез калдыру турында законга кул куйган. Шулай итеп, 2020 елга кадәр ул 453 мең сумнан артмаячак. Моңа кадәр ана капиталы күләме ел саен артып килде. http://www.almet-rt.ru
    388
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 13:55
    Федотовка балалар бакчасы конкурсыбызда катнаша
    Федотовка бакчасына йөрүче балалар тәрбиячеләре Лилия Григорьева белән берлектә оста итеп уенчыклар ясаганнар.
    428
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 13:44
    Яшьләр форумында Иштирәк егетенә бәхет елмайды
    Иске Иштирәк мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Марсель Шәйдуллин "Яңа буын - 2016" яшьләр форумында катнашып, 3 дәрәҗә дипломга лаек булган, бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалында республика яшьләр интеллектуаль форум узган иде. Анда Марсель укытучысы Рушания Галяветдинова җитәкчелегендә форумда катнашты һәм уңышка иреште.
    440
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 10:09
    Куакбаштан оста куллылар конкурска кушылды (фотолар)
    Районыбызның Куакбаш авылыннан Зөлфия Мөхәммәтҗанова менә нинди матур кәрзиннәр үргән һәм конкурска җибәргән. Ул үзе мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. "Бу кәрзиннәр кәгазь трубочкалардан үрелгән. Быел җәй көне бу техника белән үрә башладым. Улым Айгиз 7 класста укый. Әкренләп ул да бу һөнәрне үзләштерә. Кәрзиннәрне Әтәч елы символы итеп...
    426
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 09:21
    Авыл хуҗалыгында хезмәт хакын ике мәртәбә арттыру бурычы тора
    Татарстан Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында Татарстан районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән очрашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Марат Әхмәтов Татарстан агросәнәгать комплексының 2016 елгы башлангыч йомгакларын игълан иткән. "Быел барлык төр хуҗалыкларда көтелә...
    410
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 07:58
    Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеена почтальон Печкин “килгән” (фотолар)
    Шәһәрдә Туган якны өйрәнү музеенда "Яңа ел кәефе" дигән күргәзмә эшли башлады, дип хәбәр итә музейның рәсми төркеме. Биредә почта аша җибәрә торган открыткалар, совет заманындагы уенчыклар куелган. Шулай ук почтальон Печкин белән фотога төшәргә була.
    458
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 06:55
    Лениногорскида Чыршы бәйрәменә килегез
    Бүген, 24 декабрьдә Добролюбов урамындагы "Юбилейный" паркында Үзәк Чыршы ачылачак. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башланачак. Рәхим итегез, матурлыкны күреп китегез
    431
    0
    0
  • 24 декабрь 2016 - 06:35
    Лениногорскида узды, бүген сарабикколлылар каршы ала
    Лениногорск Мәдәният сараенда җырчы Салават Фәтхетдиновның концерты узды. Лениногорскилылар зал тутырып килгән иде. Яраталар шул җырчыны, алкышларны да кызганмадылар. Дүрт кеше чәчәк бүләк итте. Билет бәясе 600-700 сум торды. Салават җыр терапиясе үткәрде, ягъни кабатланмас тавышы, матур җырлары белән халыкны "дәвалады". Берничә тапкыр "Татар милләте югалмасын иде", "Татар телендә сөйләшик,...
    572
    0
    0
Реклама